Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Физик затлар кеременә салымны ваклап түләү яки кичектереп тору

Икътисадый тормыш актив рәвештә алга бара. Салым салу белән бәйле закон базасы бу үсеш артыннан җитешәме? Физик затлар кеременә салымны ваклап түләү яки кичектереп тору турында корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева Федераль салым службасы инспекциясенең ТР буенча 9 нчы районара бүлеге начальнигы урынбасары Р.Карманова белән әңгәмә корды. - Служба эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе...

Икътисадый тормыш актив рәвештә алга бара. Салым салу белән бәйле закон базасы бу үсеш артыннан җитешәме? Физик затлар кеременә салымны ваклап түләү яки кичектереп тору турында корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева Федераль салым службасы инспекциясенең ТР буенча 9 нчы районара бүлеге начальнигы урынбасары Р.Карманова белән әңгәмә корды.

- Служба эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе - салым түләүчеләр, өлешчә алганда, физик затлар кеременә салым түләү буенча эш. Рамилә Илтөзәровна, сезнең фикерегезчә, бурычлылар рәтенә басмас өчен, физик затларга нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
- Әгәр физик затның милек хәле салымны берьюлы түләү мөмкинлеге бирми икән, ул аны кичектереп тору яки ваклап түләү турында гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Бурыч суммасын тулаем яки ел дәвамында этаплап түләргә мөмкин. Салым түләү буенча кичектерү яки ваклауны тәкъдим итү турында гаризада шәхес бурыч суммасына билгеләнгән процентларны түләү йөкләмәсен үзенә кабул итә. Ул РФ Үзәк банкының финанслауны үзгәртеп исәпләнгән кичектерү яки ваклап түләү вакытына гамәлдә булган ставкасының икедән бер өлешенә тигез була.
- Ваклап түләү яки кичектерергә рөхсәт алу өчен салым органына тәкъдим итәргә кирәкле документларны санап үтсәгез иде.
- Кичектерүгә (ваклап түләүгә) рөхсәт алу өчен салым түләүче яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гариза белән бергә кичектерү (ваклап түләү) алу өчен аның нигезләмәсен раслаучы документларны җыярга кирәк. РФ Салым кодексының 64 нче маддәсе 5 нче һәм 5.1 нче пунктлары нигезендә түбәндәге документлар теркәлә: салымнар, җыемнар һәм штрафлар түләү торышын исәпләү урыны буенча салым органы белешмәсе, банкларда ачылган счетлар исеме булган белешмә. Шулай ук соңгы алты айга айлык акча әйләнеше, түләнмәгән исәп-хисап документлары, яки аларның юклыгы турында һәм, ниһаять, калган акчалары турында банклар белешмәсе.
Кирәкле документларга контрагент - дебиторлар белән төзелгән килешүләр исемлеге, аларның түләү вакытын һәм бәясен күрсәтеп, шулай ук аларның күчермәсе өстәлә. Физик затлар күчмә һәм күчемсез милек (РФ законы нигезендә җавапка тарту, штраф түләтү каралмаганын кертмичә) мәгълүматлар тәкъдим итәләр. Кичектерү һәм ваклап түләү турында карар кабул ителгән бурычны түләтү графигын һәм шартларны үтәүгә йөкләмә кирәк.
- Рамилә Илтөзәровна, физик затлар кеременә (шәхси эшмәкәр булмаганда) салым түләгәндә кичектерүне (ваклап түләтү) рәсмиләштерү өчен банктагы кебек гарантияләр таләп ителәме?
- РФ Федераль Салым службасының 2010 елның 30 ноябреннән ММВ-7-8/666 нчы приказы нигезендә вакиллекле орган таләбе буенча залог яки җаваплылыкны үз өстенә алучы килешүләре тәкъдим ителә. РФ Салым кодексының 73 нче маддәсе нигезендә салым түләү вакытын үзгәртү залог яки җаваплылыкны үз өстенә алучы тарафыннан тәэмин ителергә мөмкин (РФ СК 74 нче маддәсе). Аны рәсмиләштерү өчен кызыксынган кеше яки залог бирүче бер үк вакытта салым органына язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Физик затлар кеременђ салымны ваклап тњлђњ яки кичектереп тору