Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәте – яшәеш рәвеше

Моннан ярты гасыр элек Иске Гришкин авылының Зоя Николаевна һәм Михаил Константинович Алексеевлар гаиләсендә өченче булып кыз бала дөньяга килә. Аңа Клавдия дип исем кушалар. Әтисе - аппаратчы, әнисе алдынгы сыер савучы була. Алар үрнәгендә хезмәт сөючән, тырыш, итәгатьле үскән Клавдия кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач Минзәлә педагогия училищесында...

Моннан ярты гасыр элек Иске Гришкин авылының Зоя Николаевна һәм Михаил Константинович Алексеевлар гаиләсендә өченче булып кыз бала дөньяга килә. Аңа Клавдия дип исем кушалар.



Әтисе - аппаратчы, әнисе алдынгы сыер савучы була. Алар үрнәгендә хезмәт сөючән, тырыш, итәгатьле үскән Клавдия кечкенәдән укытучы булырга хыяллана.
Мәктәпне тәмамлагач Минзәлә педагогия училищесында белем ала, аннан читтән торып Алабуга пединститутын тәмамлый. Дипломлы белгечне Песәй мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма - Клавдия Михайловна 30 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ун елдан артык профсоюз комитетын җитәкли. Шул дәвердә ничә буын сабыйларын белем үренең чираттагы баскычына күтәргән. Укучылары тәүге хәрефләрне өйрәткән, белем һәм тәрбия биргән, күпвакыт хәтта һөнәр сайлауга дөрес этәргеч ясаган беренче остазларын онытмыйлар, аралашып торалар, еш кына киңәш-ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
Клавдия Михайловна шәкертләре белән горурлана. "Тормышта һөнәр сайлап, үз урыннарын тапканнар икән, монда минем дә өлешем бар", - дип саный.
К.Низаметдинова хәреф таныткан, язарга, санарга һәм башкасына өйрәткән беренче укытучысы Зөлфирә Лотфулловна Мироновага, остазлары Гайнелҗинан, Мәрдитҗә, Вәркыймә апаларга, Фаил абыйга (инде мәрхүмнәр) һәм исән-саулары Рәхилә апага, Рәфис абыйга, Фәния апага, Тәскирә апага, үзара ярдәмләшеп, бер максатка омтылып эшләүче Песәй мәктәбе коллективына аеруча тирән ихтирам сүзләре юллый.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. К.Низаметдинова 2007 елда "Ел укытучысы" исеменә лаек була. Район башлыгының, мәгариф бүлегенең, 2009 елда РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
"Гаиләм - минем ныклы терәгем", - ди Клавдия Михайловна. Тормыш иптәше Илсур - алдынгы механизатор, гараж мөдире. Ул хатынының һөнәре никадәр җаваплылык, күп вакыт һәм тырышлык таләп иткәнен аңлый, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер. Уллары Радик һәм Руслан белгечлек дипломнары алганнар, Чаллыда эшлиләр.
Клавдия Михайловна 85 яшенә кадәр яшәп зирәк фикерләре, акыллы киңәшләре белән яшь гаиләгә ярдәм иткән, балаларын үстерергә булышкан кайнанасы Оркыяны яхшы хатирәләр белән генә искә ала.
Низаметдиновлар гаиләсе Песәйдә күпләргә үрнәк. Уңган хуҗабикә, авылдашлары һәм туганнары өчен киңәшче, кирәк булганда ярдәм кулы сузучы да. Буш вакытларында бәйләргә, чаңгы шуарга ярата. Мәктәптә өч ел кечкенәләр өчен спорт түгәрәге алып бара. Район күләмендә оештырылган чаңгы ярышларында призлы урыннарны яулый. Сәламәт яшәү рәвеше яклы һәм балаларны да шул юнәлештә тәрбияләргә тырыша.
Клавдия Михайловнага матур юбилее уңаеннан сәламәтлек, озын һәм хәерле гомер, гаилә бәхете, иминлек, муллык юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары