Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Химиклар нәселеннән

Карпов исемендәге химия заводының проектлау - конструкторлык бүлеге әйдәп баручы инженер-сметачысы Т.Щербакова олуг юбилеен билгели. Аның коллегалары Н.Потапова һәм А.Шәмсина юбилее турында искәртеп, Татьяна Николаевнаны ихластан хөрмәт итүләре һәм сокланулары турында сөйләделәр. Т.Щербакова югары һөнәри осталыгы, изге күңелле, тормышка һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай мөнәсәбәттә булганы өчен абруй казанган. Карпов исемендәге химия...

Карпов исемендәге химия заводының проектлау - конструкторлык бүлеге әйдәп баручы инженер-сметачысы Т.Щербакова олуг юбилеен билгели.
Аның коллегалары Н.Потапова һәм А.Шәмсина юбилее турында искәртеп, Татьяна Николаевнаны ихластан хөрмәт итүләре һәм сокланулары турында сөйләделәр. Т.Щербакова югары һөнәри осталыгы, изге күңелле, тормышка һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай мөнәсәбәттә булганы өчен абруй казанган. Карпов исемендәге химия заводы өчен Татьяна Николаевна - үзенчәлекле шәхес. Ул күренекле Екимовлар династиясе вәкиле. Бабасының әтисе, әби-бабасы, аларның балалары, әнисе Галина Александровна Петрова да шушы заводта эшләгәннәр. Химия өлкәсендәге гомуми эш стажлары мең елга тула. Татьяна Николаевнаның балалары да шушы ук предприятиедә хезмәт куя.
1974 елда мәктәпне тәмамлаган Таня проектлау бүлегенә күчермә ясаучы ярдәмчесе булып килә. Хезмәт кенәгәсендә эшкә алыну турындагы бердәнбер язма. Читтән торып Казан химия-технология институтында югары белем ала. Кайчандыр бу бүлектә өч буын: әнисе Г.Петрова, Татьяна һәм туганының кызы Наталья Фәйзуллина эшлиләр. Еллар узган саен, тәҗрибә, осталык туплана, хәзер Т.Щербакова сызым буенча проектның бәясен билгеләргә сәләтле. "Гарант-смета" программасы буенча эшләүче заводның өч белгече исәбендә.
Җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, үз эшенә тугрылык, туган якны ярату - бу сыйфатлар Т.Щербаковага буыннан-буынга тапшырылып бирелә. Ире Федор Иванович, улы Артем автотранспорт цехында эшлиләр. Казан химия-технология институтын тәмамлаган кызы Ирина - фармакопея цехы технологы. Аларның һәркайсы өчен әниләре - иң якын, иң яраткан, газиз кеше, теләсә кайчан сүзе, эше һәм киңәше белән ярдәмгә килергә әзер. Тормыш кыенлыкларын һәм авырлыкларны лаеклы җиңәргә үзендә көч һәм түземлек таба белә. Берничә ел элек гаилә башлыгының авырып китүе Т.Щербакова өчен сынау була. Якыннары әйтүенчә, ул ире яныннан бер генә минутка да китми. Аның мәхәббәте, кайгыртучанлыгы һәм уңышка ныклы ышанычы көтелгән нәтиҗәне бирми калмый.
Кайгыртучан кыз, яратучы хатын һәм ана, үз һөнәренең остасы - менә шундый ул Т.Щербакова. Аның янәшәсендә һәрвакыт якыннары, ышанычлы дуслары һәм коллегалары. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Менделеевск яћалыклары