Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хушлашулары бик авыр...

26 июльдә автокатастрофада спортчылар, "Сатори" клубы шәкертләренең гомере фаҗигале өзелде. Роман Филатовның, Серёжа Филатовның һәм Гөлназ Минаҗетдинованың йөрәкләре тибүдән туктады... Әйләнә-тирәбез сорыланып, ятимләнеп калды. Бу куркыныч көн бөтен нәрсәне җимерде, тирән, төзәлмәс яра калдырды. Алар турында үткән заманда язу авыр, ләкин без бөтен кешенең янәшәбездә нинди искиткеч балалар яшәгәнен белүен...

26 июльдә автокатастрофада спортчылар, "Сатори" клубы шәкертләренең гомере фаҗигале өзелде. Роман Филатовның, Серёжа Филатовның һәм Гөлназ Минаҗетдинованың йөрәкләре тибүдән туктады...
Әйләнә-тирәбез сорыланып, ятимләнеп калды. Бу куркыныч көн бөтен нәрсәне җимерде, тирән, төзәлмәс яра калдырды. Алар турында үткән заманда язу авыр, ләкин без бөтен кешенең янәшәбездә нинди искиткеч балалар яшәгәнен белүен телибез.
Серёжа - якты, гаять игелекле, тыйнак малай. Аралашуда җиңел һәм ягымлы. Һәр биремне тырышып, җаваплылык тоеп башкара. Ул көнчыгыш бермә-бер сугышы белән үзе өчен, физик сәламәтлеге, рух ныклыгын тәрбияләү өчен шөгыльләнә. Һәм аның яхшы килеп чыга да. Сергей өлкән абыйсы белән горурлана, кечкенәләргә игътибарлы, һәрвакыт ярдәмгә килә.
Роман, минем йөрәгем, уң кулым, ышанычым һәм таянычым. Ул тренерның гына түгел, шәкертләрнең һәм аларның әти-әниләренең дә җаны. Аңа һәрвакыт һәм һәркайда ышанырга була: барысын да югары дәрәҗәдә башкарачак. Рома универсаль спортчы, менә дигән көчле, батыр сугышчы, аның сугыш техникасына күпләр соклана. Исәбендә төрле дәрәҗәдәге ярышларда күпсанлы җиңүләр: көнчыгыш бермә-бер сугышы буенча халыкара Олимпиада, Россия, республика бәйгеләре. Ул Европа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына кертелде. Яктыдан яктырак янучы йолдызыбыз. Бу гаҗәеп егетне бөтен кеше ярата иде. Тормыш сөючән, оптимист, төз гәүдәле, идеяләр һәм уйлар белән тулы, шул ук вакытта үзенә кискен таләпчән. Алдына куйган теләсә нинди бурычын, адым артыннан адым ясап, ышанычлы тормышка ашыра. Көчле ихтыярлы, үҗәт хезмәте белән яңалыкка омтылучан. Спорт мастерына кандидат исеме алгач, аеруча шатланган иде, быел спорт мастерына норматив үтәү турында хыялланды. Спорт факультетының беренче курсын уңышлы тәмамлап, тренерлык эшчәнлегендә ярдәм итте, кызыклы, бай эчтәлекле шөгыльләр үткәрде. Аның үзеннән кечеләр белән аралашуы шулкадәр гади, дустанә, позитивлы иде, һәр спортчының жаен таба белә, балалар да шуның белән җавап бирәләр, аңа тартылалар. Ул лидер иде, ләкин беркайчан да масаймады, "йолдыз авыруы" белән һаваланмады.
Рома, мотоцикл, трактор булсынмы, техниканы бик яратты. Ә техника аны сынатты... Өлкәннәргә хөрмәтле мөнәсәбәттә булды, әти-әнисе, энесе, туган авылы Тихоново, авылдашлары турында зур мәхәббәт һәм җылылык белән сөйләде, йорт төзү турында хыялланды. Ул, яшьлегенә дә карамастан, чын ир, терәк иде. Клубта яраткан кызы Гөлназ белән танышты. Бу матур, кызыклы, очкынлы парга бөтен кеше сокланды.
Гөлназ, безнең чибәр кызыбыз, акыллыбыз, кояшыбыз... Аның энергиясе, уй-планнары бөтен кешегә җитә иде. Ул төрле буяулар, шатлык һәм көч белән тулы тормышны гәүдәләндерде. Хезмәт сөючән, максатына омтылучан, һәр нәрсәнең бары тик уңай якларын гына күрүчән. Аны беренче тапкыр күргәч, бу нәфис, озын чәчле, елмаючан кызның берничә елдан көчле сугышчы, татамида лаеклы көндәш, Россия чемпионы булачагына ышануы да кыен иде. Ярышларда, шөгыль һәм чараларда барысына да зур теләк белән ярдәм итте. Гөлназ быел мәктәпне тәмамлады, алда көткән яңа планнарын, хыялларын куркыныч көн җимерде... Ул балаларны, сеңлесе Гөлшатны бик ярата иде. Быел "Юниор" лагерында эшләп, әйдәман ролен искиткеч башкарды. Кыска гына срокта башка әйдәманнар белән дуслашты, отрядын дуслаштырды. Аны җирләгән көнне балалар яраткан әйдәманнары Гөлназ Айдаровна истәлегенә стеналарны һәм идәннәрне акбур белән язып тутырганнар.
Аларның тавышларын башка ишетмәячәгемә, игътибарлы күзләрен, елмаюларын, көлүләрен күрмәячәгемә ышанасы килми. Кочакламаячакларына. Үземнең дә кочакламаячагыма, нәрсәләр эшләргә икәнен әйтмәячәгемә һәм Романның яраткан "Исән бул, сэнсей" фразасын ишетмәячәгемә... Алар белән рәхәт, җиңел иде, хушлашуы күтәреп булмаслык авыр... Үлемнәренә ышанасы килми, аңа беркем дә ышанмый. Татарстанның гына түгел, Удмуртиянең, Россиянең барлык тренерлары, спортчылары, ата-аналар ышанмыйлар.
Күп нәрсәләргә өлгермәгәнебез өчен гафу итегез, саклап кала алмаганыбыз өчен дә гафу итегез, барысы өчен дә гафу итегез, сөеклеләребез, кадерлеләребез безнең.
Лилия Богатова, спортчылар һәм аларның әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 26 июльдђ