Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көнен каршылап

5 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулуга һәм Советлар Союзы Герое В.Белоусов призына җиңел атлетика эстафетасы быел да уздырылды. Җиңү мәйданында әйләнә-тирәне яңгыратып патриотик җырлар агышы ишетелде. Фронтта һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориал янында иртә таңнан җанлылык сизелде. Спортчылар ярышка әзерлек белән мәшгуль булса, менделеевлылар бу бәйге...

5 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 67 ел тулуга һәм Советлар Союзы Герое В.Белоусов призына җиңел атлетика эстафетасы быел да уздырылды.
Җиңү мәйданында әйләнә-тирәне яңгыратып патриотик җырлар агышы ишетелде. Фронтта һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориал янында иртә таңнан җанлылык сизелде. Спортчылар ярышка әзерлек белән мәшгуль булса, менделеевлылар бу бәйге барышын тамаша кылырга, спортчыларны хуплап, көч биреп торырга җыелдылар.
Эстафета спорт командалары парады белән башланды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А.Макаров район башлыгы исеменнән командаларны сәламләде, спортчыларга уңышлар, лаеклы җиңү теләде.
Геройлар аллеясы башланган урында эстафетага старт бирелде. Ярышта шәһәр мәктәпләреннән - 7, авыл мәктәпләреннән 10 команда, районның предприятие һәм оешма вәкилләреннән 8 команда катнашты.
Шәһәрдәге мәгариф учреждениеләре арасында 1 нче мәктәп - беренче, 4 нче - икенче, 3 нче мәктәп өченче урынны алды. Тихоново авылы командасы иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, җиңүче булды. Монаш - икенче, Иске Гришкин өченче урынга лаек булды.
Мәгариф идарәсе командасы спортка битараф булмавын дәллиләде һәм беренче булды. Карпов исемендәге химия заводы - икенче, "Менделеевсказот" өченче урынга чыкты.
Беренче урынны яулаган командалар - кубок, призлы урынга чыккан командалар акчалата премия, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Киләсе елга эстафетада катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да артыр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тагын да активлашыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ќићњ кљнен каршылап

2
X