2015 елның 1 маеннан Идарәче компанияләр күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүгә лицензия алырга тиеш. Бу чара күпфатирлы йортлар белән идарә итү сыйфатын яхшырту максатында кабул ителде.
Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү лицензия нигезендә идарәче компанияләр тарафыннан гына башкарылырга тиеш. Аларны лицензия комиссиясе карарына нигезләнеп дәүләт торак...
2015 елның 1 маеннан Идарәче компанияләр күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүгә лицензия алырга тиеш. Бу чара күпфатирлы йортлар белән идарә итү сыйфатын яхшырту максатында кабул ителде.
Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү лицензия нигезендә идарәче компанияләр тарафыннан гына башкарылырга тиеш. Аларны лицензия комиссиясе карарына нигезләнеп дәүләт торак күзәтчелеге органы бирәчәк.
Идарәче компанияләр вәкилләрен аттестация үтү һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең барлык өлкә эшчәнлек төрләре буенча 200 сораудан торган компьютерда тестлаштыру формасында квалификациягә имтихан көтә. Лицензия алган идарәче компанияләргә карата дәүләт торак контроле түгел, ә тагын да кискенрәк лицензия контроле булачак. Боерыкны үтәмәгән яки бозган өчен штраф күләме сизелерлек арта. Моннан тыш, идарәче компанияләрне күпфатирлы йортлар белән идарә итүдән читләштерү карала. Әгәр күпфатирлы йортның реестрыннан чыгарылган биналарның мәйданы ел дәвамында компания идарә иткән йорттагы бүлмәләрнең гомуми мәйданыннан 15 һәм аннан күбрәк процентка җитсә, дәүләт торак күзәтчелеге судка лицензияне гамәлдән чыгару белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
- Лицензияләү механизмын кертү фатир хуҗаларының законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны көчәйтү, шулай ук торак фонды белән идарә итү өлкәсендә отышсыз эшләүче оешманы алмаштыру мөмкинлеге бирәчәк, - дип аңлатма бирә бу хәлгә торак комиссиясенең Алабуга зонасы әйдәп баручы белгеч-эксперты А.Низамиев. - Менделеевск районы һәм шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүне "Нептун+" ҖЧҖ алып бара.
Әгәр лицензия вакытында алынмаса, муниципалитет торак йортлар белән идарә итү формасын үзгәртү турында карар кабул итәргә мөмкин.
Нет комментариев