Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар күңелне җылыта

28 июльдә тыл ветераны Нина Сергеевна Демченко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина котладылар. Лариса Кривилева Көн героена ныклы сәламәтлек, рух көрлеге, иминлек теләп, аңа район башлыгы Игорь Приваловның котлау адресын...

28 июльдә тыл ветераны Нина Сергеевна Демченко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина котладылар.
Лариса Кривилева
Көн героена ныклы сәламәтлек, рух көрлеге, иминлек теләп, аңа район башлыгы Игорь Приваловның котлау адресын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Нина Сергеевна Грозный шәһәрендә туган. Сугыштан соң кызыл диплом белән шул ук шәһәрдә институт тәмамлый. Пенсиягә кадәр "Чеченгражданпроект" оешмасында эшли. Тугыз ел элек Чаллыда яшәүче бердәнбер улы Владимир һәм аның гаиләсенә якынрак булу максаты белән Менделеевскига күченеп кайта. Икенче улының гомере фаҗигале өзелә.
автошәһәрдә телекомпания хезмәткәре булган улы Владимир Алексеевич, элек укытучы булып эшләгән килене Елена Константиновна, әниләре туган ягын бик сагынмасын өчен, барысын да эшлиләр, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. Биш оныгы әбиләре янында еш кунакта булалар.
Ветеран сугыш чорын искә ала.
- Күп михнәт кичерергә туры килде. Өлкәннәр белән берәттән Ватанны илбасарлардан саклауга өлеш керттек, тылда иң җаваплы участокларда эшләп Җиңү көнен якынайттык, - дип сөйли ул. - Җирдә һәрвакыт тынычлык булсын иде. Өлкән буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәтләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт. Игътибар безнең күңелне җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран

2
X