Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүнең 75 еллыгына

Туган якны өйрәнү музеенда Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көненә багышланган буыннар очрашуы узды.

Легендар шәһәрне яклаучылар арасында безнең якташларыбыз Георгий Вьюжанин, Мәхмүд Вәлиев, Салих Нуретдинов, Иван Тарасов, Раиса Тюрина һәм башкалар бар иде. Чараны оештыручылар районда бердәнбер Ленинград блокадасы кешесе статуслы Советлар Союзы Героы В.Белоусовның хатыны Лидия Николаевнаны искә алдылар. Ул озак еллар беренче мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.

Безнең районда туган, сугышка кадәр Ленинградка күчкән ирле-хатынлы Яков Ефграфович һәм Ольга Яковлевна Досмановлар камалыштагы коточкыч хәлләрне ишетеп кенә белмиләр. Шушы көнәрдә музей блокаданы кичкән уникаль экспонат – ваза белән тулыландырылды. Аны Досмановлар гаиләсе турында истәлеккә туганнары Татьяна Митшина тапшырды.

Татьяна Мартынова бабасы Георгий Вьюжанин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Хезмәт ветераны Илгизәр Тимергалиева яшь армиячеләргә мөрәҗәгать итеп, аларны яхшы укырга, Ватанны яратырга, илебезнең патриотлары булырга өндәде һәм М.Җәлил сүзләренә язылган «Дулкыннар» җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев