Җиңүнең 75 еллыгына
Һәркемнең үз сугышы. Фронт юллары буйлап узганнарның гына түгел, туганнарының һәм якыннарының да.
Нэлля Михайловнаның әтисе Михаил Яковлевич сугышка кадәр «Ижминводы» санаториенда, Бондюг районының ВЛКСМ комитетында, мәктәптә эшли. Аннан соң аның хезмәт биографиясе химзавод белән бәйле. Биредә М.Некрасовны Советлар Союзының Коммунистлар партиясе әгъзасына кабул итәләр. Фронтка 1942 елда чакырыла. Винницк хәрби-сәяси училищесыннан соң Төньяк Көнбатыш һәм Степной фронтларының 27 нче армиясендәге 117 нче аерым элемтә полкы ротасында политрук була. Аның җилкәсендә Воронеж хәрби элемтә училищесы. Михаил Яковлевич өчен сугыш 1947 елның апрелендә тәмамлана.
Некрасовларның архивында Советлар Союзы Югары Баш командующие Маршал Сталинның Рәхмәт хаты, Көмеш Крест Польша ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале кадерләп саклана. Нәкъ менә алар безнең якташыбызның данлы фронт юлы турында сөйлиләр.
Михаил Яковлевич тыныч тормышта да сер бирмәде – лаеклы ялга чыкканчы химзаводта эшләде, җаваплы постлар биләде, акыллы, үзенә карата таләпчән булуы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торды.
– Әти безнең өчен үрнәк булды, – ди Нэлля Михайловна, – әлеге үрнәктә хәзер Некрасовларның яшь буыны тәрбияләнә.
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев