Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инваспорт колач җәя

Менделеевлылар Р.Миңнегәрәев һәм Г.Драмарецкий инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионатында катнаштылар. Ярышка 19 команда килде. Командаларга һәм шәхси беренчелек өчен дә көч сынашырга кирәк булды. Инвалид балалар һәм коляскада утыручы инвалидлар аерым категория буенча чыгыш ясадылар. Инвалидларның спорт оешмалары республика федерациясе рәисе Ф.Сафиуллина билгеләп үткәнчә, физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында...

Менделеевлылар Р.Миңнегәрәев һәм Г.Драмарецкий инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионатында катнаштылар.
Ярышка 19 команда килде. Командаларга һәм шәхси беренчелек өчен дә көч сынашырга кирәк булды. Инвалид балалар һәм коляскада утыручы инвалидлар аерым категория буенча чыгыш ясадылар.
Инвалидларның спорт оешмалары республика федерациясе рәисе Ф.Сафиуллина билгеләп үткәнчә, физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында спорт ярышларында катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу өлкәдә кеше факторы, шәхси мотивация мөһим роль уйный. Соңгы елларда инвалидларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт тарафыннан күп эш башкарыла, кайвакыт проблемалар урында килеп чыга һәм аларны хәл итү башкарма власть вәкаләтләренә керә. Бүген җәмгыять аңында инвалид - физик мөмкинлеге чикле кеше түгел, ә уңай фикер йөртергә теләмәүче, үз көченә ышанмаучы дигән фикер йөри. Теннисчылар менә шундый җиңүгә омтылыш һәм уңышка өмет белән ярышны башладылар.
Безнең спортчылар берәр җиңү яулады, олимпия системасы шартлары буенча беренче җиңелүдән соң уеннан чыктылар.
- Бу ярышка бару безнең өчен танышу булды, - дип билгели Рөстәм Миңнегәрәев, - икенчесендә без ныклап әзерләнербез һәм барлык җитешсезлекләрне исәпкә алырбыз. Мин менделеевлыларны инвалидларның спорт хәрәкәтендә актив катнашырга чакырам. Озакламый Түбән Камада инвалидлар өчен пуля белән ату һәм бочча буенча ярышлар оештырылачак. Быел биатлон, чаңгы ярышы, мини-футбол буенча беренчелек уздырыла. Бу мәгълүмат белән кызыксынучылар 2-17-46 телефоны буенча шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары ућайлы мохит

2
X