Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ипотекалы каникуллар» 31 июльдән башлана

Авыр тормыш хәлендә калган бурычлылар өчен «ипотекалы каникуллар» гамәлгә кертелә.

Агымдагы елның 1 маеннан 76 нчы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең аерым законнар чыгаручы актларына үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар авыр тормыш хәлендә калган, керемнәрен вакытлыча югалту сәбәпле акчасы җитмәгән гражданнарга «ипотека каникулларын» күздә тота. “Түләү ялын” берничә тапкыр алырга мөмкин һәм бурычлы кеше түләүне я бөтенләй туктатып тора, я айлык сумманы киметеп түли алу мөмкинлегенә ия булачак.

Авыр тормыш хәлендә калган дип түбәндәге очраклар аңлатыла: бурычка алучы эшсез сыйфатында теркәлсә, 1 яисә 2 төркем инвалид булса; ике айдан артык рәттән вакытлыча хезмәткә яраксыз дип табылса; уртача айлык кереме 30 проценттан да кимесә, шул ук вакытта ипотека буенча айлык түләүләр 50 %тан артса; бурычка алучының уртача айлык кереме берүк вакытта кимүе белән, асрамада булучыларның саны артса (башка гаилә әгъзаларының финанс кертемнәрен исәпкә алып бердәм кереме) 20 %ка кимесә, ә ипотека буенча түләүләр уртача айлык керемнән 40 процентка артса. Эшсез калу, ипотеканың айлык түләве хезмәт хакының 50%ын тәшкил итсә, бу авыр хәлдә калган очрак дип санала.

Ипотека кредиты булган кеше бер елга кадәр ипотека каникулы алырга хокуклы һәм аның вакыты шуннан артмаячак. Каникулны рәттән бары тик ярты елга гына алып булачак.

Авыр тормыш хәлендә калган бурычка алучылар кредиторга «ташламалы чор» булдыру турында таләп белән мөрәҗәгать итә алалар, аның кысаларында әҗәтленең сайлавы буенча бурычларын үтәячәген туктатып була яисә бурычка алучының даимитүләү күләме азайтыла. «Ипотека каникуллары» чорында бурычлары түләнмәгән әҗәтлеләр, кредит вакыты ахырында, беренче шартларда бурычка алган вакыттагы кебек түләячәкләр, аны түләү вакыты озынаячак, билгеле.

Үзгәрешләр 2019 елның 31 июлендә гамәлгә кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев