IT-чемпион кем ул?
Күптән түгел татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар халиков яклавында уза торган укучылар арасында "IT-чемпион" республика конкурсының беренче этабы тәмамланды. Нәтиҗәләр ясалды, лидерларны кыйммәтле призлар көтә. 153 IT-чемпион уку елы башында ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. "IT-чемпион" исеменә 93 мең укучы көрәште, алар 106 мең татарстанлыга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр...
Күптән түгел татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар халиков яклавында уза торган укучылар арасында "IT-чемпион" республика конкурсының беренче этабы тәмамланды. Нәтиҗәләр ясалды, лидерларны кыйммәтле призлар көтә. 153 IT-чемпион уку елы башында ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.
"IT-чемпион" исеменә 93 мең укучы көрәште, алар 106 мең татарстанлыга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланырга ярдәм итте. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан - Теләче, балтач, Мөслим, Сабадан, шул исәптән Менделеевскидан мәктәп укучылары актив катнаша.
Исегезгә төшерәбез, беренче этап агымдагы елның 15 мартыннан 25 маена кадәр узды. Үз районнарында иң күп балл җыйган укучылар җиңүчеләр булды: Андрей дырин (Яшел Үзән районы, 2256 балл), Роберт Перевозчиков (Тукай, 2247 балл). Безнең районда Максим лебедев (коррекция мәктәбе), Азат Хәбиров һәм Никита Гудовский (1 нче мәктәп) - "IT-чемпион" призерлары.
"IT-чемпион" бәйгесе нәрсә ул? Бу турыда 9 нчы сыйныф укучысы Никита Гудовскийдан беләбез:
- Анда edu.tatar.ru сайтында теркәлгән мәктәп укучылары катнаша ала. Алар Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында өлкәннәрне теркиләр. Укучы аларның мәгълүматларын порталга кертә һәм баллар җыя. Һәр гамәл өчен - бер балл. Ләкин алар 100 сумнан да ким булмаган беренче түләүдән соң гына активлаштырыла. Алга таба өлкән кешенең "Шәхси кабинеты" аша башкарылган һәр түләү катнашучыга өстәмә дүртәр балл өсти.
Шулай итеп, квитанцияләргә түләү өчен баллар билгеләнә. Бер квитанция өчен биш балл алырга була, ләкин һәр түләүдән ун сум күләмендә комиссия алына. "Иң актив мәктәп" номинациясе гамәлдә, республиканың мәгариф учреждениеләре бер-берсе белән ярыша, рейтинг төзелә. Ул "иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җыелган баллардан формалаша.
- Мин бәйгедә беренче этаптан катнаша башладым, ләкин өчлеккә эләгә алмадым, җыйган балларымны призга алыштырдым. Икенче этапны игълан иткәч, туганнарымнан һәм укытучылардан ярдәм сорадым. 2,5 ай эчендә җитәрлек сумма җыйдым һәм районда лидерлар өчлегенә эләктем. Хәзер 30 августны көтәм, республика көнендә Казанга барачакмын һәм җыелган балларга бүләк - ноутбук алачакмын, - ди Никита.
Без мәгълүмати технологияләр дөньясының чикләре киңәя баруга көннән-көн ныграк ышанабыз. Хәзер (26 майдан 2014 елның 10 декабренә кадәр) бәйгенең икенче этабы дәвам итә. Без "IT-чемпион"да катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев