Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карталарда туристлык шәһәре

“Шәһәрне атлап үт” бөтенроссия проекты кысаларында Менделеевскиның истәлекле урыннарын Google карталарда билгеләделәр. Безнең корреспондент Анжела РАЙСЯН квест-уенда катнашучылар белән смартфон тотып кызыклы урыннарны эзләү маршрутларыннан узды.

Бары тик төймәгә басарга
Менделеевск Google һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды уртак проекты мәйданчыгына әверелде. Катнашучылар мобиль телефоннардан һәм Google карталардан файдаландылар. Аларга смартфоннар ярдәмендә кызыклы урыннарны фотога төшерергә һәм яңа объектларга тамгалар салырга, булганнарына өстәмәләр кертергә кирәк иде.

− Туристларның күпчелеге сәяхәтне сайлаганда онлайн карталардан файдалана һәм маршрутны үзләре төзи. Чөнки интернет төймәсенә басып кирәкле адресны табуы уңайлырак. Менделеевлылар, шәһәрне атлап үтеп, аның турында сөйли алдылар. Безнең истәлекле урыннар турында республикада һәм илебездә генә түгел, аннан читтә дә белсеннәр иде, − дип бүлеште “Яшьлек” үзәге директоры Андрей Гриненко.

Бергә атладык
Активистлар командаларга бүленделәр, һәр кайсы үз юлы буенча китте. “Химик” һәм “Альфа” ТИСләре, Карпов исемендәге химия заводы, “Аммоний” АҖ, “М шәһәре яшьләре”, Мәдәният идарәсе, “Җиңү волонтёрлары”, “Берлинга”, “9 Май йолдызлары” командалары шәһәр локацияләрен зур канәгатьлек белән үттеләр.

− Менделеевскины танылырлык итәргә кирәк. Безнең горурланырлык урыннарыбыз бар, − дип исәпли Минҗиһан Сәетгәрәева. – Күренекле шәхесләр Дмитрий Менделеев һәм Петр Ушков шәһәрендә яшибез, сокланырлык “Ушков утраулары” паркы, туган якны өйрәнү музее, аккошлы күл, борынгы завод бинасы бар. Геройлар аллеясын, Ленин скверын, “Дуслык” паркын да атап китәргә кирәк.

− Туристларга яңа урыннарда ориентлашырга ярдәм итү идеясе искиткеч. Хезмәт урамыннан чиркәүгә кадәр бардык. Маршрут мавыктыргыч, шактый гына туристлык урыннарын билгеләдек, − ди Илдар Гимазетдинов.

− Шәһәрдә ял итү һәм күңел ачу урыннары җитәрлек. Төп истәлекле урыннар дип “Мин Менделеевскины яратам” стеласын, һавада тирбәлүче кулчатырлар аллеясын, утлы музыкаль фонтанны атар идем, алар һичшиксез туристларны җәлеп итәчәк, − дип фикерләре белән бүлеште Лариса Аникина.

Сәяхәтчеләр өчен ориентир
Район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров фикеренчә, проектта катнашу – туризмны үстерүдә мөһим адым.

− Менделеевскида истәлекле урыннар күп. Алар картада үз урыннарын алырга лаеклы. Берничә сәгать эчендә уенчылар әһәмиятле туристлык тамгалары салдылар һәм булган иллесен мәгълүмат белән тулыландырдылар. Бу сәяхәтчеләргә бездә җиңел ориентлашырга мөмкинлек бирәчәк, – дип йомгаклады Альберт Габделхәевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев