Халыкка якынрак
Менделеевскиның күпфункцияле үзәге бердәм фирмалы стиль буенча федераль таләпләргә туры китерелә.
Шәһәрдә җирле бюджет средстволары хисабына гражданнарны үзәкнең урнашкан урыны һәм анда бару юлы турында мәгълүматлаштырган махсус табличкалар барлыкка килде.
− Мондый билгеләр әлегә алтау, алар фотолюминесцен – тәүлекнең караңгы вакытында яктырталар, − дип хәбәр итә Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Артур Захарян. – Күрсәткечләр һәм аншлаглар Фомин урамы буенча урнаштырылган. Әлеге эш район башлыгы Валерий Чершинцевның контролендә һәм алга таба дәвам ителәчәк.
− КФҮ бинасы янында транспортларын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр парковкалый ала, − ди учреждение җитәкчесе Әлфия Зиннәтуллина, – хәзер тиешле билге куелды.
Менделеевскида күпфункцияле үзәк 2012 елдан эшли, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев