Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

кәрҗинеңне ал да, урманга гөмбәгә бар

Әтәч гөмбәсе, нарат гөмбәсе, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, гөреҗдә... Исемнәре күптөрле, алар безне урманга дәшә. Гөмбә җыю чоры килеп җитте. Кышка гөмбә запасы әзерләр вакыт. Гомумән алганда, нәрсә әзерләсәң дә яхшы, бигрәк тә әбиләр рецепты буенча гөмбә бәлеше. Урман байлын авыз итеп, ничек исән-сау калырга? Гөмбәләрне ничек танырга? Ничек дөрес...

Әтәч гөмбәсе, нарат гөмбәсе, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, гөреҗдә... Исемнәре күптөрле, алар безне урманга дәшә.
Гөмбә җыю чоры килеп җитте. Кышка гөмбә запасы әзерләр вакыт. Гомумән алганда, нәрсә әзерләсәң дә яхшы, бигрәк тә әбиләр рецепты буенча гөмбә бәлеше. Урман байлын авыз итеп, ничек исән-сау калырга? Гөмбәләрне ничек танырга? Ничек дөрес итеп сакларга? Белгечләргә һәм "тыныч ау" яратучыларга без шушы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ясадык.
Вера Доброва, ветеран укытучы, стаҗлы гөмбәче:
- Гөмбә җыярга яратам, күрәсең, бу нәселдән килә. Бабам Иван Никитич Верёвкин бу төр "тыныч ау"ны яраткан. Әнием Валентина Ивановна һәм аның кызы Елена гөмбә җыярга хирыслар (хәвәсләр). Быел Салавышка барып, өч чиләк гөреҗдә җыеп кайттык. Ижёвка янында гадәттә нарат гөмбәсе, майлы һәм ал гөмбә үсә. Соңгысы шартлыча ашарга яраклы дип санала, Әмма дөрес эшкәрткәндә алар зарарсыз һәм тәмле була. Хәзер кипкән гөреҗдә күп, ләкин алар ачкылтым. Аларны тәүлек буе суда тотарга, суын алмаштырып кайнатырга кирәк. Кышка гөмбә әзерләүнең иң яхшы ысулы - аны кайнатырга һәм катырырга, яки әбиләр рецепты буенча чи килеш тозларга. Мин тагын маринадлыйм, капрон капкач белән каплап, суыткычта саклыйм. Дөресен әйтәм, мин үзем гөмбәгә йөрү процессын күбрәк яратам. Ашыкмыйча урман буйлап йөрергә, аяк астындагы коелган яфрак кыштырдавын ишетергә, кошлар сайравын тыңларга... Дөрес, бер нәрсә күңелне нык борчый - ул кешеләрнең табигатькә варварларча мөнәсәбәте. Төрле җирдә пластик һәм пыяла шешәләр, консерв банкалары аунап ята - туган якны "яратучылар"ның культурасызлык эзләре. Әгәр һәркем үзеннән соң чүпләрен җыеп, якындагы контейнерга илтеп ташласа, урманда чистарак булыр иде.
Рәүф Шәрәфетдинович Исмаилов:
- Без ахирәтем Николай Дмитриевич Фомин белән гөмбә җыярга хирыс. Бу мавыгуга сезонында буш вакытыбызны багышлыйбыз. Урман безне тынычлыгы, файдалы үләннәр һәм дә инде гөмбә җыю мөмкинлеге белән мавыктыра. Телевидение тапшыруларында республикада агуланучылар күп дип сөйлиләр. Бездә ул юк! Үзебезгә таныш булган тәмле гөмбәләрне - нарат гөмбәсе, ак гөреҗдә, йөнтәс гөмбәне генә җыябыз. Гөмбә, билгеле булганча, кече һәм олы яшьтәгеләр өчен авыр эшкәртелә торган азык булып исәпләнә. Шуның өчен аның белән бик мавыкмыйбыз. Казанда яшәүче дусларга, балаларга җибәрәбез. Тозлау-маринадлау - хуҗабикә Нина Васильевна өлешенә төшә, мин җыярга гына яратам.
Ирина Вахонина, Роспотребнадзорның Алабуга районы идарәсе территориаль бүлеге белгече-эксперты:
- Хәзер гөмбә җыя торган вакыт. Көчле яңгырлардан соң гөмбә күпләп чыга. Урмандагы деликатеслар белән агулану теркәлмәде. Әмма шулай да үзегез белгән гөмбәләрне генә җыярга киңәш итәм. Билгесез, артык үскән, шәлперәйгән, кортлы гөмбәләргә кагылмау яхшырак.
Шәһәр читендә һәм юлларга якын урыннан җыелган гөмбә куркыныч тудыра: аларда агулы авыр металлар (кургаш, кадмий) туплана. Тагын бер мөһим киңәш: белмәгән кешедән һәм рөхсәтсез сату урыннарыннан, бигрәк тә тозлы, банкада маринадланган капкач белән капланган гөмбәләрне сатып алмагыз. Шуны истә тотыгыз: өлкән яшьтәге, авыру кешеләргә, 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, аларның организмы ашказанында эшкәртү өчен кирәкле күләмдә ферментлар эшләп чыгармый.
"Тыныч ау" агулану белән генә проблема тудырмый. МЧС хәбәр итүенчә, соңгы өч ял көннәрендә генә республикада гөмбәгә киткән 17 кеше урманда адашкан. Полицейский һәм коткаручылар ярдәме белән 14 кеше табылган. Шуңа охшаш хәл безнең районда булган. 17 сентябрьдә кичке сәгать уннар тирәсендә туганнары Тихоново ягына гөмбә җыярга хатыны белән бергә киткән гаилә башлыгы турында полициягә хәбәр иттеләр. Урманда алар бер-берсен югалта, ирнең телефоны үзе белән булмый. Гөмбәчене янгын сүндерүчеләр, полицейскийлар, коткаручылар эзләде. Шул ук төндә 86 нчы янгын сүндерү частеның оператив төркеме ирне таба. Ул шәһәргә кадәр юлда очраган автотранспортта кайтуы турында әйтә.
Шуны хәтерләгез, әгәр сез урманда адашсагыз, гадәттән тыш службаларның бердәм чакыру телефонын - мобиль телефоннан 112 санын җыегыз (ул Татарстан территориясендә гамәлдә һәм минуслы баланс булганда да эшли) һәм ярдәм көтегез.
Югалганнарның туганнарына кичектермичә адашкан кешене эзләү өчен полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары грибы