Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

М шәһәренең яңа елга үзгәреше

Менделеевскига әкренләп яңа ел кәефе килә: гирляндалар, чыршылар һәм бәйрәмнең башка атрибутлары күренә. Экспертлар Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов белән бергәләп территорияләрнең Яңа елга әзерлеген бәяләделәр.

Шәһәр буйлап хакимият, мәдәният учреждениеләре, төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре һәм башкалар йөрделәр, менделеевлыларның яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә әзерлеге турында белделәр.

– Барлык предприятиеләр, учреждениеләр, оешмаларны 14-15 декабрьгә кадәр бизәү зарур. Көндезге һәм кичке бизәлешләр матур һәм бәйрәмчә булырга тиеш, – диде Владимир Фролов.

Районның баш архитекторы Равил Хәбиров билгеләвенчә, биналарның күбесенең алгы өлеше бәйрәмчә бизәлгән, алар иң яхшы яңа ел бизәлеше шәһәр бәйгесендә дә катнашалар. Мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләрендәге үзгәрешләргә, сәүдә һәм гомумтуклану оешмаларына, АЗСларга зур игътибар бирелә. Катнашучылар биналар, йортларга оригиналь дизайннар уйлап табалар, тәрәзәләрне, витриналарны гадәти булмаганча бизиләр, бәйрәмчә иллюминацияләрдән, мишура, яңа ел уенчыкларыннан файдаланалар. Шәһәрдә шулай ук агачларны утлы гирляндалар белән бизәү модага керде.

– Керү төркемнәрен бизәү өчен чыршы гирляндаларын, чыршыларны, утлы-диодлы линияләрне, төсле шарларны кулланырга мөмкин. Фасадларның архитектура элементларын күрсәтү өчен дюралайт куллану отышлы. Урам яңа ел гирляндалары Яңа елга тылсымлы атмосфера булдырачак, – дип уртаклашты Равил Зөфәрович.

Владимир Николаевич предприятиеләр, оешмаларның барлык биналарын яктырту мәсьәләсен, урамнарны һәм учреждениеләрнең фасадларын өстәмә бизәүне тагын бер кабат күздән кичерергә чакырды. Билгеләнгән датадан башлап комиссия шәһәрне махсус карап йөриәчәк һәм яңа ел бизәлеше белән танышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев