"Комфорт успех+" предприятиесенең төзекләндерү участогы эшчеләре шәһәрдә чәчәкләр утырту белән мәшгуль.
Район администрациясе бинасы каршында түтәлләр тирәсендә кызу эш алып баручылар арасында мастер Роза Йосыпова да бар.
- Менделеевскины уңайлау һәм матурлау - мактаулы гамәл. Чәчәкләр утыртуның, аларга тәрбия бирүнең үз нечкәлекләре. Үсентеләрнең биеклеген, төсен, формасын игътибарга алып, иҗади якын...
"Комфорт успех+" предприятиесенең төзекләндерү участогы эшчеләре шәһәрдә чәчәкләр утырту белән мәшгуль.
Район администрациясе бинасы каршында түтәлләр тирәсендә кызу эш алып баручылар арасында мастер Роза Йосыпова да бар.
- Менделеевскины уңайлау һәм матурлау - мактаулы гамәл. Чәчәкләр утыртуның, аларга тәрбия бирүнең үз нечкәлекләре. Үсентеләрнең биеклеген, төсен, формасын игътибарга алып, иҗади якын килеп композиция төзедек. Быел Яр Чаллы яшелләндерү хуҗалыгыннан 3 меңнән артык бәрхет, сальвия чәчәкләре алып кайттык. Цинерария (декоратив кәбестә) түтәлләргә үзенчәлекле фон өстәячәк. Кәлшәләр сыйфатлы, алдагы көнне утыртканнары да яхшы күренәләр. Төрле төстәге хәтфәгә карап күңел сөенә. Берничә көн ныклап су сибәргә кирәк булачак, - дип белдерә Роза Хәлиловна.
Икенче партия үсентеләрне мәйданга һәм Октябрьская урамындагы клумбаларга урнаштырырга планлаштыралар. Шәһәр урамнарын никадәр күп чәчәк бизәсә дә артык булмас. Яшелләндерү эшенә алынган ун укучы предприятие хезмәткәрләре белән берлектә чәчәкләрне тәрбияли, утый, су сибә, төпләрен йомшарта.
Менделеевлыларга уртак йортыбызның чисталыгын, матурлыгын сакларга гына кала.
Нет комментариев