Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менделеевлылар изге эшләр авангардында

Йөзләгән менделеевлы - предприятие, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, ветераннар, сугышчы-интернационалистлар "Изге эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында агач утырту өмәсендә катнашты. Гомуми көч белән 520 миләш, 50 пирамидаль тополь утыртылды. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча төгәл гамәлләрне тормышка ашыру өчен татарстанлыларны берләшергә өндәүче "Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый...

Йөзләгән менделеевлы - предприятие, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, ветераннар, сугышчы-интернационалистлар "Изге эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында агач утырту өмәсендә катнашты. Гомуми көч белән 520 миләш, 50 пирамидаль тополь утыртылды.

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча төгәл гамәлләрне тормышка ашыру өчен татарстанлыларны берләшергә өндәүче "Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте активистлары "Изге эшләр эстафетасы"ның инициаторлары булдылар. "Изге эшләр эстафетасы" - республика үсеше эшендә иҗтимагый катнашу формаларының берсе.
Безгә район Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, Менделеевскида "Изге эшләр эстафетасы" кысаларында хәйрия, экологик акцияләр үткәрелә, балалар, инвалидлар, ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләргә адреслы ярдәм күрсәтелә. Анда мәгариф, социаль яклау учреждениеләре, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, предприятие хезмәткәрләре, ветераннар актив катнаша.
- Өлкән буын вәкилләре шәһәрне чиста һәм яшеллеккә күмелгән итеп күрергә тели, - ди ветераннар Советы рәисе, "Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активисты Любовь Сорокина, - шуның өчен беренчеләрдән булып агач утырту өмәсенә чыктылар. - Без менделеевлыларга урамнар һәм ишегалларын яшелләндерү, төзекләндерүдә катнашу инициативасы белән мөрәҗәгать итәбез.
Яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый. Күптән түгел Менделеевскида Балалар иҗат үзәге базасында "Волонтёр" иреклеләр отряды оешты. БИҮ директоры Екатерина Шиһапова һәм 3 нче мәктәп укытучысы Дмитрий Пехов - аның кураторлары.
- Аның сафларында республика, шәһәр язмышына битараф булмаган 182 укучы, - ди Дмитрий. - Иреклеләр хәрәкәте - үз көчең белән дөньяны яхшыга үзгәртүнең искиткеч мөмкинлеге. "Президент белән бергә" хәрәкәте туган якны үстерүгә юнәлдерелгән алдынгы һәм креатив идеяләрне алга сөрү һәм аларга булышлык итү мөмкинлеге тудыра.
Балалар хисабында изге эшләр һәм акцияләр аз түгел - "Балаларга шатлык бүләк ит", "Бир аягыңны, дустым" һ.б.лар. Шуларның берсе Җиңү юбилеена багышлана һәм "Чиста хәтер" дип атала. 9 майга иреклеләр Геройлар аллеясында тәртип урнаштырачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
"Изге эшләр эстафетасы"нда "Кама таңнары" приюты шәкертләре актив катнашты. Педагоглар Л.Тимергалиева, С.Биктимерова һ.б.лар җитәкчелегендә алар изге эшләр планын билгеләделәр: Билгесез солдат һәйкәле янында хезмәт десанты, ветераннарга бүләк әзерләү, кечкенә яшьтәгеләргә ярдәм итү, физик мөмкинлекләре чикле балалар турында кайгырту.
- Балалар физик мөмкинлекләре чикле, ә иҗади сәләте чиксез булган Аня Закусиловага берничә ел ярдәм итәләр, - ди тәрбияче Айсылу Җамалетдинова, - безне шефлык ярдәме генә түгел, чын дуслык җепләре дә бәйли.
"Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ирекле булышчылар - нефтехимия техникумы укучылары, "Чиста күк йөзе" отряды әгъзалары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Үзәккә патронатта булган балалар белән бергә алар ялгыз яшәүче алты ветеранда булдылар һәм йортларында тәртип урнаштырдылар - тәрәзә һәм идәннәрне юдылар, келәмнәрне кактылар. Ветераннар яшь булышчыларның тырышлыгын лаеклы бәяләделәр.
- Балалар өлкән яшьтәгеләргә күңел җылысы, шатлык бүләк иттеләр. Бу акция катнашучылар йөрәгендә җуелмас эз калдырды, - диләр социаль хезмәткәрләр Линда Цыгвинцева, Елена Степанова.
Изге эшләр эстафетасы төрле яшь һәм буын вәкилләрен берләштерде. Агач утырту өмәсенә дә күпләр балалары, оныклары белән чыкты. Мәктәпкәчә яшьтәге Азалия Гудовская һәм Азалия Әхмәтшина бу көнне өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куйды.
- Хәзер бу аллеяда безнең үз агачларыбыз булачак, - диләр кызлар, - без аларны тәрбияләрбез.
- Ә безнең өчен изге эшләр эстафетасын балаларга акция буларак кына түгел, яшәү рәвеше буларак тапшыру бик мөһим, - диләр әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары агач утырту өмәсе