Халык җыенында торак-коммуналь хуҗалык проблемалары гына түгел, шәһәр үсеше перспективалары да каралды.
Ольга Смолькова
Тойма, Гаражная, Трудовая, Дружба, Северная урамнарында яшәүчеләр һәм йорт комитетлары рәисләре район җитәкчесе белән очрашуга 4 нче мәктәпкә чакырылды. Бу округта яшәүчеләр тарафыннан сайланган депутат, Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин дә президиумда урын...
Халык җыенында торак-коммуналь хуҗалык проблемалары гына түгел, шәһәр үсеше перспективалары да каралды.
Ольга Смолькова
Тойма, Гаражная, Трудовая, Дружба, Северная урамнарында яшәүчеләр һәм йорт комитетлары рәисләре район җитәкчесе белән очрашуга 4 нче мәктәпкә чакырылды. Бу округта яшәүчеләр тарафыннан сайланган депутат, Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин дә президиумда урын алды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов узган елдагы эшчәнлек турында сөйләде. Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиеваның чыгышы ТКХ түләү буенча квитанция формасын аңлатуга багышланды. Елена Геннадьевна кайнар су өчен түләүне билгеләү мәсьәләсе буенча халыкта аңлашылмаучылыклар күп булуын ассызыклады.
- Кайнар суга бернинди икеләтә түләү билгеләү юк: салкын су һәм аны җылыту бәясен кушарга гына кирәк.
ОДН проблемасы соңгы берничә елда көн кадагыннан төшми. "Нептун+" идарәче компаниясе директоры Сергей Тихонов аңлатуынча, ресурсларны төрле юллар - магнитлар (хәтта йорт комитеты рәисенең фатирында шундый очрак күзәтелгән), кер юу машиналарын исәпләү приборларыннан читтә тоташтыру, приборлар күрсәткечләрен киметеп бирү юлы белән урлау моңа төп сәбәп булып тора.
Менделеевлылар карт топольләрне кисү, түбәләрне ремонтлау, ике катлы йортларда җылылык өчен түләүнең югарылыгы, суның кайнарлыгы тиешле дәрәҗәдә булмау кебек сорауларны күтәрделәр, барысы да тиешле службаларда контрольгә куелды.
- ОДН мәсьәләсе чыннан да бик җитди һәм аны хәл итү халыкның үзеннән генә тора дип исәпләү дөрес булмас. Быел без ОДНны җайга салачакбыз, - дип ышандырды Валерий Чершинцев.
Ул шулай ук моннан соң торак фондына Идарәче компания хезмәт күрсәтәчәк дип хәбәр итте. Шулай итеп, средстволарны туплау һәм куелган бурычларны контрольдә тоту җиңелрәк булачак.
Аннан район җитәкчесе Менделеевск шәһәренең үсеш перспективалары турында сөйләде. Европада тиңдәшлеге булмаган "Аммоний" заводын эшләтеп җибәрү белән мөмкинлекләр артачак. Моннан тыш, шәһәр инфраструктурасында да зур үзгәрешләр көтелә. Үзәк больницаның терапия бүлегендә ремонт төгәлләнеп килә, чиратта - балалар бүлекчәсе. "Химик" спорт комплексында ремонт эшләре бара. Коррекция һәм беренче мәктәп мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына кертелде. 13 нче балалар бакчасын ремонтлауга финанс бүлеп бирелде, аерым авылларда клублар һәм балалар бакчалары төзеләчәк. Казначылык бинасы артында, тау өстендә, мунча сафка басачак.
Тын Тауда үсеш алган инфраструктура - бассейн, стадион, спорт комплексы белән яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Халыкны борчыган пляж мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.
Базар территориясе белән янәшә яңа стадион төзүгә карар кылынды, шул уңайдан бакчачыларны еллар дәвамында борчыган юл мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк.
Җиңүнең 70 еллыгы, Парк һәм скверлар елы кысаларында күләмле эш башкарылачак. Геройлар, Химиклар аллеялары төзекләндереләчәк, сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл урнаштырылачак, сугышчы-интернационалистлар мемориалы территориясе тәртипкә китереләчәк. Туган якны өйрәнү музее янәшәсендәге сквер шәһәр халкының ял итү урынына әйләнәчәк, анда балалар кафесы һәм ял зонасы ачу планлаштырыла. "Юность" РМЙ янында Ленин скверы ачылачак, анда эскәмияләр урнаштыру, хакимият янындагы Ленин һәйкәлен күчерү ниятләнә.
- Менделеевскины регионның иң яхшы шәһәре итеп үзгәртергә нигез бар, - Валерий Чершинцев очрашуны шундый сүзләр белән тәмамлады.
Нет комментариев