Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида күпбалалы гаиләләр белән туры элемтә

Район башлыгы Валерий Чершинцев видеоэлемтә аша күпбалалы гаиләләр белән аралашты.

Службалар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашындагы очрашу социаль яклау бүлеге инициативасы буенча оештырылды. Шулай ук zoom-конференциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина кушылды. Кабул итүгә ун кеше мөрәҗәгать итте. Zoom-конференция аша һәркем үз соравын бирә алды. Күпбалалы гаиләләрне җир участокларын, социаль ипотека рәсмиләштерү, мәктәпләргә хәләл туклану кертү, җәйге лагерьлар эше һәм Профсоюз урамында балалар мәйданчыгын яңарту буенча мәсьәләләр борчый.

Барлык сораулар да алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев