Битараф булмаган шәһәрлеләр һәм "Таң" мәчетенә йөрүчеләр территорияне чистарту белән бергә вандализм калдыкларын да бетерделәр.
- Күптән түгел биредә уннан артык кабер зыян күрде, - дип сөйләде районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев. - Тикшерү бара.
Мәчет аксакалы Рафис Мостафин безне җинаять урынына озата. Аунап ятучы кабер ташлары, ботарланган чардуганнар -...
Битараф булмаган шәһәрлеләр һәм "Таң" мәчетенә йөрүчеләр территорияне чистарту белән бергә вандализм калдыкларын да бетерделәр.
- Күптән түгел биредә уннан артык кабер зыян күрде, - дип сөйләде районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев. - Тикшерү бара.
Мәчет аксакалы Рафис Мостафин безне җинаять урынына озата. Аунап ятучы кабер ташлары, ботарланган чардуганнар - болар вандаллар кулы эше.
- Каберләрнең күпчелеге инде тәртипкә китерелде, - дип дәвам итә Рафис ага. - Биредә туганнары һәм якыннары булып китте.
Ә территорияне чистартуга һәм иске агачларны кисүгә "Строитель" ТК (Юнес Готин) һәм Карпов ис. химзавод (Дамир Шәмсин) техника бирде.
- Кызганыч, кеше ресурслары җитми, - дип борчылуын белдерде Ирек хәзрәт. - Безнең мөрәҗәгатькә күпләр җавап бирмәде.
Без Менделеевск ЭЭМ тикшерү бүлеге начальнигы Энҗе Мусинадан хәлгә аңлатма бирүен сорадык.
- Күмү урыннарын мәсхәрәләү факты буенча тикшерү бара. РФ ҖК 244 нче маддәсе буенча гаеплеләргә бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки өч елга кадәр арест, яисә 40 мең сумга кадәр штраф каралган.
Нет комментариев