Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әни, мин бит армиядә!

Шушы көннәрдә Мендееевск егете Рөстәм Галиуллин хәрби ант (присяга) кабул итте. Ул "Электр җиһазларын монтажлау һәм көйләү" белгечлеге буенча автомеханика техникумында белем алган. Белгечлек дипломы алуга, Галиуллиннарга армиягә чакыру кәгазе килә, әтисе Рамил Адикович үз вакытында ракетачылар гаскәрендә хезмәт иткән. Шунлыктан, ул үз позициясендә нык тора - улы бу тормыш...

Шушы көннәрдә Мендееевск егете Рөстәм Галиуллин хәрби ант (присяга) кабул итте.
Ул "Электр җиһазларын монтажлау һәм көйләү" белгечлеге буенча автомеханика техникумында белем алган. Белгечлек дипломы алуга, Галиуллиннарга армиягә чакыру кәгазе килә, әтисе Рамил Адикович үз вакытында ракетачылар гаскәрендә хезмәт иткән. Шунлыктан, ул үз позициясендә нык тора - улы бу тормыш мәктәбен үтәргә тиеш. Рөстәм үзе дә әтисенең фикере белән килешә. Ә менә әнисе Гөлгенә Рафаэловнаның күңеленә шик керә: кем генә анда улы турында кайгыртыр икән?
9 июнь көнне Рөстәм һәм шәһәрдән тагын биш егет, дуслары һәм туганнары белән хушлашып, республиканың җыелу пунктына китәләр. Икенче кичне поезд аларны Самарага илтә. Үсмер медиклар ротасында шофер-санитар булып хезмәт итә.
- Хезмәт итүенең беренче көннәрендә рота командиры безнең белән элемтәгә чыкты, - дип сөйли Гөлгенә Галиуллина. - Ул улыбызга телефон номерын биргән һәм шалтыратуыбызны үтенгән. Армия хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм алда туган сорауларны турыдан-туры аның белән хәл итәргә тәкъдим итте.
Озакламый Галиуллиннар кече уллары Раил белән Самарага ант (присяга) бирү тантанасына баралар.
- Хәрби часть капкасына якынлашканда 500 ләп машина күрдек, барысы да Татарстаннан, һәр урында татарча сөйләшкән кешеләрне очраттык, - диләр әти-әниләре.
Озатып йөрүчеләрне көтеп алып, солдатларның туганнары часть территориясенә үтәләр, хезмәт итү шартлары белән танышалар.
- Кубрик миңа больница палатасын хәтерләтте: дүрт карават, тумбочка, бар җирдә чисталык, тәртип. Кызганыч, аны увольнениегә чыгармадылар, ярты елдан соң гына рөхсәт ителә, диделәр.
Шулай да, улыбыз белән очрашу шикләрне таратты, армия аңа тормыш һәм һөнәри тәҗрибә алуга ярдәм итәр дигән ышаныч өстәде.
Һәр көнне телефон аша әти-әниләренә шалтыратып, якыннары, туганнарының ничек яшәве, шәһәрдәге яңалыклар белән кызыксына. Үзе турында аз сөйли. "Нәрсә белән шөгыльләнәсең? дигән сорауга: "Әни, мин бит армиядә!" - дип җавап бирә.
Әти-әниләре әйтүенчә, улларының тавышы көр, солдат әнисенең камыр ризыкларын сагынуы турында әйтә.
Озакламый яшь солдатлар Оренбург өлкәсендә укулар үтәчәк.
Самарага барып кайтканнан соң кече уллары Раил әти-әнисенә: "Мин дә армиягә барам", - дип белдерә.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Рљстђм Галиуллин