Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнием – тере тарих

Тихоново авылыннан тыл ветераны Клавдия Шалаумова шушы көннәрдә 95 яше тулу уңаеннан күпсанлы кунаклар, туганнары һәм якыннарыннан җылы котлаулар кабул итте Район башлыгы Игорь Привалов исеменнән котларга һәм бүләк тапшырырга килгән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин Россия Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын һәм чәчәк букеты тоттыргач, юбиляр гаҗәпкә калды. Халыкны социаль яклау...

Тихоново авылыннан тыл ветераны Клавдия Шалаумова шушы көннәрдә 95 яше тулу уңаеннан күпсанлы кунаклар, туганнары һәм якыннарыннан җылы котлаулар кабул итте
Район башлыгы Игорь Привалов исеменнән котларга һәм бүләк тапшырырга килгән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин Россия Президенты Владимир Путинның исемле открыткасын һәм чәчәк букеты тоттыргач, юбиляр гаҗәпкә калды.
Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, җирлек башлыгы Екатерина Филатова котлауларга кушылдылар.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Клавдия матвеевна юбилеен үз аңында каршылый. Күп кенә тарихи мизгелләрне ваклыкларына кадәр хәтерли һәм үзенең якыннарына бик теләп сөйли.
Сугыш чорын искә алып ул болай диде:
- Без авыр елларда яшәдек. Кечкенә баламны бабасы белән калдырып, иртә таңнан химия заводы мичләренә ягу өчен утын әзерләргә урманга китә идем. Ул чор хатын-кызларның нечкә беләкләре ничек ул кадәр авыр эшкә чыдагандыр.
Әле дә хәтерлим, без урман кискән җиргә беркөнне завод директоры үзе килде: "Кадерле хатын-кызлар, без сезне онытмабыз. Җиңү безнең якта булачак," - диде.
Чыннан да дәүләт тә, район җитәкчелеге дә безне онытмый. Сезгә шуның өчен зур рәхмәт.
- Әниебез - герой безнең, җиде бала тәрбияләп үстергән. Өлкән Володяга әти фронттан кайтканда җиде яшь булган. Аны фронтка армия хезмәтеннән алалар. Сугышны башыннан азагына кадәр үткән. Часть командирын йөрткән. Тыныч тормышта колхозда трактор бригадасын җитәкләде, - диләр кызлары. - Без әти-әниебез белән горурланабыз. Алар безне аякка бастырды. Владимир хәзер гаиләсе белән Екатеринбургта яши, Александр - ТР Атказанган шофёры, Валентина пенсиягә чыкканчы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә баш хисапчы булып эшләде, Михаил - "Тойма" җәнлек совхозының хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, Нина - рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Надежда - элемтәче. Кече кызы Галина - "өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре.
Зур гаиләне 12 онык, 15 оныкчык һәм оныкларның ике оныгы тагын да арттыра. Балалары әти-әни йортын ташламый, Әниләренә ярдәм итәләр, сәламәтлеге турында кайгырталар. Якыннарының игътибары һәм ихтирамы юбилярның гомерен озайта.
- Әниебез - тере тарих. Безнең янәшәбездә тагын да озак еллар яшәсен иде, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олкэннэр коненэ

2
X