Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортлар тапшырылды

Ундүрт яше тулган тугыз үсмергә туган якны өйрәнү музеенда тантаналы төстә РФ паспортлары тапшырылды. Чарада район җитәкчесе И.Привалов, учреждение һәм оешма җитәкчеләре һ. б. лар катнашты. Вакыйга РФ, ТР һәм Менделеевск районы гимннары яңгыравыннан башланды. - Паспорт алу - кеше тормышында мөһим вакыйга. Дәүләтебез сезгә зур ышанычлар баглый, - диде...

Ундүрт яше тулган тугыз үсмергә туган якны өйрәнү музеенда тантаналы төстә РФ паспортлары тапшырылды. Чарада район җитәкчесе И.Привалов, учреждение һәм оешма җитәкчеләре һ. б. лар катнашты.
Вакыйга РФ, ТР һәм Менделеевск районы гимннары яңгыравыннан башланды.
- Паспорт алу - кеше тормышында мөһим вакыйга. Дәүләтебез сезгә зур ышанычлар баглый, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов, укучыларны котлап.
Игорь Анатольевич һәм Россия Федераль миграция службасының ТР буенча идарәсе Менделеевск районы территориаль бүлеге начальнигы Е.Алиева кызларга һәм малайларга РФ паспорты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Яшь гражданнар тормышта үрнәк булырбыз дип ант бирделәр. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган 1 нче гимназия укучысы Азат Нигъмәтҗанов болай диде:
- Илебез икътисадын ныгытуга үзебездән лаеклы өлеш кертербез, антыбызга тап төшермәбез.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Х.Сәйфуллин көн геройларына үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Тантананы Е.Дунаева, А.Кәлимуллина чыгышлары бизәде. Чара В.Никифоров башкаруында Менделеевск турында җыр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары