Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Приставларга рәхмәт!

Республиканың Суд приставлары федераль службасы идарәсе сигез ел дәвамында «Кама таңнары» приютына шефлык ярдәме күрсәтә. Уку елы башланыр алдыннан алар тагын балалар янында булып киттеләр. Быел приютта беренче сыйныфка бер генә укучы барды. Шуңа күрә күптәнге традициядән - сумкалар тапшырудан читкә китеп, шәкертләрнең барысын да көзге аяк киемнәре белән тәэмин...

Республиканың Суд приставлары федераль службасы идарәсе сигез ел дәвамында «Кама таңнары» приютына шефлык ярдәме күрсәтә. Уку елы башланыр алдыннан алар тагын балалар янында булып киттеләр.
Быел приютта беренче сыйныфка бер генә укучы барды. Шуңа күрә күптәнге традициядән - сумкалар тапшырудан читкә китеп, шәкертләрнең барысын да көзге аяк киемнәре белән тәэмин итү турында карар кылынды. Суд приставлары федераль службасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий данилов балаларга мөрәҗәгать итте:
- 1 сентябрь - беренче тапкыр парта артына утыручылар өчен дә, озын, ачышлар белән тулы мәктәп юлында чираттагы адымнарын ясаучылар өчен дә истәлекле көн. Максатларыгызны тормышка ашырырга омтылыгыз, тәрбиячеләрегезне уңышларыгыз белән шатландырыгыз. Барлык башлангычларыгыз да уңышлы булсын.
Котлауларга суд приставларының Менделеевск районы бүлеге начальнигы Вячеслав Коровин кушылды. Ул балаларга ныклы сәламәтлек, көндәлекләрендә яхшы билгеләр генә булуын теләде. Приют директоры Илсөяр Зыятдинова коллектив исеменнән иганәчеләргә рәхмәт белдерде:
- Суд приставлары - безнең гаилә әгъзалары. Алар зур ярдәм күрсәтәләр. Җәй көне шәкертләр лагерьларда ял иттеләр, төрле экскурсияләрдә булдылар. Без яңа очрашуга шат һәм дуслыгыбыз дәвам итәр дип ышанабыз.
Балалар хөрмәт билгесеннән концерт оештырганнар. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Яшь артистлар әни турында вокаль композицияне аеруча дулкынланып башкардылар. «Әниләр елмаюы һәркемгә кирәк» дигән юллар лейтмотив булды.
Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Приставларга рђхмђт!