Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда Фәрит Мөхәммәтшин булды

2 сентябрьдә районда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.

Ремонтланган «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм Иске Гришкин авыл мәдәният йорты, яңа табиблык амбулаториясе, яшьләр белән очрашу, беренче мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка – парламент башлыгының эш графигы шундый булды. Аны район башлыгы Валерий Чершинцев озатып йөрде. Тулырак мәгълүмат Евгения Кожеева язмасында.

Беренче пункт
Ф.Мөхәммәтшинның эш визиты ремонтланган яшьләр үзәгеннән башланды. Фәрит Хәйруллович «Яшьлек»нең үсеп килүче буын вәкилләре өчен аралашу һәм шөгыльләр үткәрү урыны гына түгел, аларны тәрбияләү үзәге дә булырга тиешлеген ассызыклады. Аны үзгәртеп кору республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы йогынтысында, капиталь ремонт программасы кысаларында узды. Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков сүзләренчә, капиталь төзелеш башланыр алдыннан иң элек аеруча мөһим булган яшьләр үзәге концепциясе тикшерелде. Проект яшьләр белән очрашып, барлык нечкәлекләр турында сөйләшкәннән соң гына булдырылды.

Яңартылган яшьләр үзәгендә төрле мөмкинлекләр каралган, заманча һәм матур итеп эшләнгән күпфункцияле зоналар барлыкка килде. Күргәзмә холлы, актив ял зонасы, һөнәрханә, коворингүзәк, конференция залы яшь менделеевлыларны көтә. 12 мәйданчык, инициативаларны гамәлгә ашыру үзәге – болар барысы да замана яшьләре ихтыяҗларына җавап бирә.

Экскурсиядән соң кунаклар яшьләр активы белән очраштылар. ТР Дәүләт Советы Рәисе идеяләрне тормышка ашыру диварында яшьләр үзәген эшен башлау белән котлап үзенең имзасын калдырды.

Икенче пункт
Парламент башлыгы Белем көне уңаеннан беренче мәктәптә тантаналы линейкада катнашты. Ул педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.

– Татарстанда 40 мең укытучы кабат белем һәм тәрбия миссиясенә кереште. Бездә белемле, тәрбияле, патриотик яшьләр үсә, алар рус һәм ана телләрен беләләр, шулай ук чит телләрне дә өйрәнәләр, – дип белдерде ул. – Бу безнең укучыларның креативлыгы, сәләте һәм республикадагы яңа мөмкинлекләр турында сөйли.

Өченче пункт
Поселок микрорайонында Ф.Мөхәммәтшин табиблык амбулаториясендә булды. Район үзәк больницасының баш табибы Оксана Бахматова аңлатуынча, яңа сәламәтлек саклау объекты район үзәк хастаханәсе эшен шактый җиңеләйтәчәк.

– Мин поселок кешеләре өчен шат. Аларның һәрберсе шәһәргә бару өчен күпме көч кирәклеген яхшы белә. Бәхеткә, проблема хәл ителде. Бу территориядә амбулатория ачабыз. Кайбер формальлекләр бар, якын көннәрдә әлеге мәсьәләләр чишелер дип уйлыйм, – дип ассызыклады район башлыгы Валерий Чершинцев.

Биредә бер мең ярым кеше яши. Хәзер аларга хастаханәгә бару өчен такси чакыртасы, шәхси транспорт яисә автобус көтәсе юк. Амбулаториядә авырулар өчен барысы да каралган: өлкәннәр һәм балаларны кабул итү, процедура, хатын-кызлар һәм прививка кабинетлары, уңайлы көтү урыны, санузел.

– Әлеге объектның эш режимын җирле халык белән әңгәмәдә булдырырга кирәк, – дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Посёлоклылар исеменнән Елена Мөхәмәдиева сөйләде. Ул мондый проектларның халык турында кайгыртуга юнәлдерелүен белдерде.

Дүртенче пункт
Аннан соң Дәүләт Советы Рәисе капиталь ремонттан соң ачылган Иске Гришкин авылы мәдәният йортында булды. Аың базасында керәшен мәдәнияте үзәге гамәлдә. Биредә 200 кешегә тәгаенланган утыру урыннары, китапханә, авыл җирлегенең башкарма комитеты урнашкан. Спорт залы, элемтә бүлеге, керәшен мәдәнияте музее бар. Мәдәният йорты каршында тугыз клуб формалаштырылган, аларда 100гә якын кеше исәпләнә.

– Бина 1988 елда төзелгән һәм анда бер мәртәбә дә ремонт булмады, – дип сөйли җирлек башлыгы Валентина Мамакова. – Мәдәният йортының элеккеге кыяфәте белән хәзергесе – җир белән күк арасы.

Әлеге торак соңгы елларда модульле ФАП барлыкка килде, авыл урамнарына вак таш түшәлде.

– Хәзер мәдәни агарту эшләрендә тәртип булачак, – дип ышандырдылар Фәрит Мөхәммәтшинны искегришкинлылар.

Фикер бар
Татарстан парламенты башлыгын безнең райондагы үзгәрешләр шатландырды. Бу турыда ул эшлекле очрашуны йомгаклауда әйтте. Фәрит Хәйруллович сүзләренчә, социаль инфраструктура объектлары белән танышканда халык республика программасы кысаларында булган үзгәрешләрне югары бәяләде. Алар республика җитәкчелегенә, район башлыгына республиканың сәяси, милли һәм конфессиональ тормышының күп өлкәләрендә тотрыклылык булуына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев