“Сез – зирәк яшьтәге кешеләр”
Муниципалитет һәм ветераннар советы арасында килешүгә кул куюга багышланган очрашуда район башлыгы Игорь Привалов ветераннар активына шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте. - Сезнең нәсыйхәтегез, фронт батырлыкларыгыз һәм фидакарь хезмәтегез безнең өчен тормыш ориентиры булып тора, - диде Игорь Анатольевич. - 1 октябрьдә мин беренче эш итеп үземнең һәм хатынымның әти-әниләренә...
Муниципалитет һәм ветераннар советы арасында килешүгә кул куюга багышланган очрашуда район башлыгы Игорь Привалов ветераннар активына шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
- Сезнең нәсыйхәтегез, фронт батырлыкларыгыз һәм фидакарь хезмәтегез безнең өчен тормыш ориентиры булып тора, - диде Игорь Анатольевич. - 1 октябрьдә мин беренче эш итеп үземнең һәм хатынымның әти-әниләренә шалтыраттым, аларны бәйрәм белән котладым. Өлкән буын кешеләренә иң элек игътибар мөһим.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов ветеран оешмалары эше буенча мәгълүмат тәкъдим итте.
Пенсионерлар спорт һәм мәдәният чараларында, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашалар, иҗтимагый тормышның авангардында торалар.
- 2 октябрьдә ветераннар арасында "Балкыш" республика үзешчәннәр фестивалендә катнаштык, - дип дәвам итте ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина. - Безнең районны солист Николай Макаров тәкъдим итте һәм уңышлы чыгыш ясады.
Любовь Ионовна район җитәкчелегенә аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу 2015 елга үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев