Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техник тикшерүне – вакытында

Транспортка техник тикшерү үткәрүгә кагылышлы законга үзгәрешләр үз көченә керде. Техник тикшерү Россиянең автоиминиятчеләр берлегендә вәкаләтле вәкил булган операторлар тарафыннан үткәрелә. 2012 елга кадәр булган техник тикшерү станцияләренә автомат рәвештә вәкаләт бирелде. "Таттехконтроль" ААҖ республика территориясендә техник тикшерү операторы булып исәпләнә. Яңа тәртип нигезендә техник тикшерү үткәрү вакыты билгеләнде: Җиңел...

Транспортка техник тикшерү үткәрүгә кагылышлы законга үзгәрешләр үз көченә керде.


Техник тикшерү Россиянең автоиминиятчеләр берлегендә вәкаләтле вәкил булган операторлар тарафыннан үткәрелә. 2012 елга кадәр булган техник тикшерү станцияләренә автомат рәвештә вәкаләт бирелде. "Таттехконтроль" ААҖ республика территориясендә техник тикшерү операторы булып исәпләнә.
Яңа тәртип нигезендә техник тикшерү үткәрү вакыты билгеләнде:
Җиңел автомобильләр (максималь массасы өч ярым тоннага кадәр булган йөк автомобильләре), мототранспорт өчен беренче өч елда (чыгу елын да кертеп) кирәкми. Эшләп чыгару елыннан 3 елдан 7 елга кадәр булган җиңел автомобильләр өчен техник тикшерү ике елга бер үткәрелә. Куллану вакыты җиде елдан артык булган җиңел автомобильләр (максималь массасы өч ярым тоннага кадәр булган йөк автомобильләре), мототранспорт, шулай ук рөхсәт ителгән максималь массасы өч ярым тоннага кадәр булган прицеп һәм ярымприцеплар өчен техник тикшерү һәр елны үткәрелә. 12 ел саен техник тикшерү үткәрелә: рөхсәт ителгән максималь массасы өч ярым тоннадан артык булган йөк автомобильләрен йөртергә өйрәтү өчен билгеләнгән, РФ законы нигезендә махсус ут һәм тавыш сигналлары өчен җайланмалар белән җиһазланган транспортка.
Пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән һәм җиһазланган, утыру өчен сигездән артык урыны булган (шофер урынын санамыйча) автобус, йөк автомобиле, такси, куркыныч йөк ташу өчен билгеләнгән махсус транспорт өчен техник тикшерүне алты айга бер үткәрү каралган.
ОСАГО полисы алу тәртибе үзгәрде, хәзер беренче чиратта транспортны техник тикшерүгә тәкъдим итү һәм аны үтү турында талон алу кирәк. Техник тикшерү талоны булмаган өчен административ җаваплылык юкка чыгарыла. Дәүләт техник тикшерүе һәм техник тикшерү үтмәгән махсус транспорт, йөк автомобиле, автобус һәм такси йөрткән өчен җаваплылык искәрмә булып санала. Бу төр законны бозган өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф каралган.
Ел башыннан техник тикшерү Россия автоиминиятләштерүчеләр берлегендә вәкаләтле булган операторлар тарафыннан үткәрелә. Әмма, гамәлдәге закон нигезендә юл хәрәкәтенә күзәтчелек процессында транспортның техник торышын тикшерү функциясе Дәүләт автоинспекциясендә кала. ГТО үткәрү белән шөгыльләнгән хезмәткәрләр хәзер диагностика әйберләре кулланып линиядә транспортның техник торышын контрольдә тоталар. Аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен шоферларга үзләре белән ОСАГО полисын (ул булмаганда 800 сум штраф) һәм техник тикшерү талонын йөртергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Техник тикшерњ