Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Цифрлыга» күчәргә волонтёрлар ярдәм итәчәк

Хакимияттә волонтерлар өчен санлы телевизион тапшыруларга күчәргә өйрәтү буенча курслар оештырылды.

Киң колачлы
Өйрәтү курслары республика күләмендә уза. Анда 1,5 меңнән артык кеше теоретик һәм гамәли белем алачак, аннан соң халыкка цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк.

Ничек әзерләнергә?
Исегезгә төшерәбез, аналоглы эфирлы телетапшырулар туктатылу һәм «цифрлыга» күчү сәбәпле, халыкка 20 түләүсез телеканал тәкъдим ителәчәк. Әмма бу үзгәрешкә алдан әзерләнергә кирәк. Түбән Каманың «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре» вәкилләре Менделеевск волонтёрларына моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Һәркемгә барып җитәргә
Хакимиятнең мәгълүматлаштыру һәм элемтә бүлеге начальнигы Андрей Талевнин сүзләренчә, һәр җирлектә укып кайткан волонтер булачак. Ул санлы телевидениега күчү өчен үз авылдашларына ярдәм итәчәк. Сораулар белән җирлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда ирекле өйрәнүче салалыларга ярдәм күрсәтә алачак.

– Телевидение аудиториясенең саллы өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр, күбесе авылларда яши. Аларга заманча технологияләрне аңларга ярдәм итү зарур. Эш җиңел булмаячак. Ләкин башкарып чыгачакбыз, – ди волонтер Алсу Садыйкова.

Координатлар
3 июньдә Татарстан цифрлы телетапшыруларга күчәчәк. Сезнең өйдә әлеге процесс тизрәк узсын дисәгез, белешмәләр өчен телефоннар бар. Беренчесе – гомумрәсәйнеке һәм түләүсез 8002202002, икенчесе – региональ 8(555)5360827 (Түбән Кама шәһәре)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев