Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел, чиста һәм матур шәһәрдә яшәргә

Климатның кискен үзгәреше темасына дәрес әзерләгәндә тугыз яшьлек күренекле яшь эколог Феликс Финкбайнерның башында миллион агач утырту идеясе туа. Ул Африкада яшәүче бер хатынның Кениядә 30 ел эчендә 30 миллион агач утыртуы турында инетернеттан укый. Үсмергә хәзер 15 яшь, ә ул һәм аның җирдәге барлык фикердәшләре, шул исәптән яшьтәшләре, топ-модельләр...

Климатның кискен үзгәреше темасына дәрес әзерләгәндә тугыз яшьлек күренекле яшь эколог Феликс Финкбайнерның башында миллион агач утырту идеясе туа. Ул Африкада яшәүче бер хатынның Кениядә 30 ел эчендә 30 миллион агач утыртуы турында инетернеттан укый.
Үсмергә хәзер 15 яшь, ә ул һәм аның җирдәге барлык фикердәшләре, шул исәптән яшьтәшләре, топ-модельләр һәм кинойолдызлар 13 миллиардка якын агач утыртканнар. Узган елда Феликс Татарстанда, Казанда булып, "Сөйләүдән туктагыз, агач утыртырга вакыт" девизы астында акция оештырды.
Мин һәм коллегаларым, дусларым безнең шәһәрдә оештырылган шундый акцияләрдә, агач утырту өмәләрендә берничә мәртәбә катнаштык - мәдәният сарае һәм автовокзал янында. Әмма үсентеләрнең күбесе һәлак булды. Аларга су сибәргә кирәк, гамәлгә каршы, җәй дә коры, яңгырсыз килде. Агачларның да кайберләре корып бара.
Узган елларда шәһәр урамнарында су сибү машинасы йөри иде, хәзер күренми.
Альбина Попова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Феликс Финкбайнерныћ