Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзү буенча ярышлар

4 майда "Нептун" спорт-сәламәтләндерү комплексында, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан шәһәр һәм районның шәхси беренчелегенә йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары А.Корниенко, "Газпром-межрегионгаз-Казан" җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Р.Гафаров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А. Макаров, Бөек Ватан сугыш ветераннары һ....

4 майда "Нептун" спорт-сәламәтләндерү комплексында, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан шәһәр һәм районның шәхси беренчелегенә йөзү буенча ярышлар үткәрелде.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары А.Корниенко, "Газпром-межрегионгаз-Казан" җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Р.Гафаров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А. Макаров, Бөек Ватан сугыш ветераннары һ. б.лар катнашты. Ярышларда "Л.Карпов исемендәге химия заводы" һәм "Менделеевсказот" предприятиеләре, "Кама- Сакс" һәм "Химсервис" ҖЧҖ, район мәгариф идарәсе, ведомстводан тыш сак бүлеге, район үзәк больницасы, яшьләр бүлеге, социаль яклау үзәге, мәдәният бүлеге, "ИК-10" учреждениесе командалары катнашты. Бәйге районыбызның 11 хезмәт коллективы парады белән башланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Корниенко ярышта катнашучыларны, мәртәбәле кунакларны һәм җанатарларны сәламләп, дөньяны фашизмнан азат итүче, яшь буынга үрнәк булган ветераннарга рәхмәт белдерде һәм бәйгедә катнашучыларга лаеклы җиңүләр теләде. Бассейн хезмәткәрләре ветераннарга канәфер чәчәкләре һәм кулдан эшләнгән, бизәкле, өчпочмаклы солдат хатлары бүләк иттеләр. Ангелина Газизуллина (3 нче мәктәп) башкарган һинд биюе һәм Г.Шәймәрданованың ("Нептун" сәламәтләндерү комплексы) моңлы җыры чараның бизәге булды.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында йөзү ярышлары яшь үзенчәлекләренә карап якын һәм ерак арага, оештырылды. Җанатарлар йөзүчеләрне җиңүгә дәртләндереп, аларга рухи көч биреп тордылар. Йөзү барышында сугыш чоры җырлары яңгырады.
"Газпром-межрегионгаз-Казан" җәмгыятенең генераль директоры киңәшчесе Р.Гафаров үз чыгышында Менделеевск төбәгеннән фронтка киткән һәм яу кырында һәлак булган якташларыбызны искә алды. Ул ветераннарны һәм менделеевлыларны бәйрәм белән тәбрикләде.
Ярышта җиңүчеләргә А.Корниенко һәм Р.Гафаров Грамоталар һәм бассейнга йөрү өчен абонементлар тапшырдылар. 25 метрлык дистанциядә 1985 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге хатын-кызлар арасында Регина Карабанова, 1975-1984 елгылар арасында Оксана Габделбариева (Балалар һәм үсмерләр мәктәбенә караган "Айсберг" боз сарае); 1965-1974 елда туганнар арасында Гөлназ Нәбиуллина (Нептун" сәламәтләндерү комплексы), 1964 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Тәнзилә Шәйхулова беренче урыннарны яуладылар. 50 метрлык дистанциядә 1985 елда туган һәм аннан да кечерәк ир-атлар арасында Андрей Федоров ("Л.Карпов ис. химия заводы"), 1975-1984 елгылар арасында Ринат Бадаев ("Менделеевсказот" ҖЧҖ), 1965-1974 елгылар арасында Ринат Хәсәнов ("ИК-10" ФКУ), 1964 нче елда туган һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында Леонид Белоногов (Эчке эшләр бүлеге) иң яхшылардан дип табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Йљзњ буенча ярышлар