Район больницасында өч ел элек старт алган капиталь ремонт һәм үзгәртеп кору программасы кысаларында комиссия терапия бүлегендә башкарылган эшләрне кабул итте.
- Терапия бүлегенә күченергә санаулы көннәр калды. Хәзер бинада эчке бизәү эшләре бара, - дип сөйли баш табиб Олег Сабаев, бина буенча экскурсия вакытында. Бүлек танымаслык булып үзгәрде, палата,...
Район больницасында өч ел элек старт алган капиталь ремонт һәм үзгәртеп кору программасы кысаларында комиссия терапия бүлегендә башкарылган эшләрне кабул итте.
- Терапия бүлегенә күченергә санаулы көннәр калды. Хәзер бинада эчке бизәү эшләре бара, - дип сөйли баш табиб Олег Сабаев, бина буенча экскурсия вакытында. Бүлек танымаслык булып үзгәрде, палата, кабинетлар заманча үзгәртелде. Ишекләрдә табличкалар эленеп тора, 2-3 кешелек палаталарда һәр карават янында медперсоналны чакыру төймәсе, өч режимлы розетка, янгын сигнализациясе урнаштырылган. Ветераннар өчен уңайлы шартлар, зәвыклы интерьер, интернет, кондиционер белән җиде палата җиһазлана.
- Әмма уңайлылык һәм кулай шартлар әле ярты эш кенә. Иң мөһиме - бүлекне тиешле җиһазлар белән баету, - дип билгеләп үтте Олег Вильевич. - Шушы көннәрдә күченә башлаячакбыз, әмма карават һәм тумбочкалар сатып алуга акча булмау ачыкланды. Мондый якты бүлмәләргә иске җиһазны кертмәскә иде.
Шунлыктан, медиклар ярдәм сорап предприятиеләр җитәкчеләренә, меценатларга мөрәҗәгать итә. Менделеевлылар бу акцияне хупларлар дип уйлыйбыз, чөнки һәркайсыбыз кайчан да булса авыру яки якыннарыбыз янында утыручы буларак бу учреждение ишеген шакыйбыз.
Ремонт йөген урыныннан кузгатуга йогынты күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәт. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламәтлек саклауны яхшыртуны үз эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше дип саный. Бүгенге көндә, акрын адымнар белән булса да, больница шәһәрчеге яңара. Биш катлы бинада планлы ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре дәвам итә. Олег Вильевич аңлатканча, беренче катта санүткәргеч, лаборатория, "ашыгыч ярдәм" блогы белән кабул итү-диагностика бүлеге урнашты. Лифтлы скважина, "Кулай мохит" программасын гамәлгә ашыру экстрен, авыр, планлы авыруларга ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен арттыра. 4-5 нче катларда операция һәм реанимация блоклары белән хирургия бүлекләре урнашачак, икенче катта - балалар стационары.
Өченче катта терапиядә директоры Фәнис Хәмидуллин җитәкчелегендә Чаллының "СервисРемСтрой" предприятиесе белгечләре ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Биредә электр, су, җылылык, канализация системасы, идән, түшәм, ишек, тәрәзәләр алмаштырылган.
Фирманың дәвалау учреждениеләрен ремонтлау һәм үзгәртеп кору буенча тәҗрибәсе бар. Ремонт эшләре кызган чорда участок начальнигы Нәфис Вагыйзов һәм прораб Әсхәт Гарифуллин җитәкчелегендә ике сменада 46 шар кеше хезмәт куйды. Роза Камалова һәм Илзирә Нуруллина штукатурлау-буяу эшләренең күбесен башкарды. Менделеевск эшчеләре Рөстәм Камалетдинов, Булат Гафаров, Ришат Хәбибуллин капиталь ремонтны вакытында төгәлләүгә үз өлешләрен кертәләр.
Дөрес, икенче һәм дүртенче катларда медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен аерым кыенлыклар туды, әмма алар вакытлыча гына. Кыенлыкларга карамастан, ТР Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының чын ярдәме һәм булышлыгы, район җитәкчелеге йогынтысы белән больницада ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре дәвам итәчәк.
Нет комментариев