Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кирпеч белән суккан
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ике җинаятьнең берсе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1217 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Алкоголь сатканнар Шәһәрдәге ике сәүдә ноктасында 9 сәг. 30 минутта һәм төнге 12 дә спиртлы эчемлекләр сату очрагы теркәлә. Беренче...
-
Янгыннар сигез тормышны алып китте
Район территориясендә янгыннар белән хәл катлаулы булып кала. Алты айда 18 янгын теркәлгән, бу 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Янгыннардан матди зыян 9,5 тапкырга диярлек артты һәм 2302187 сум тәшкил итте. Ләкин, халык арасында профилактик чараларга һәм аңлату эшләренә карамастан, янгыннарда кешеләрнең үлүе аерым борчылу тудыра....
-
Наркотикларсыз киләчәк
Җомга көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында үсмерләрнең һәм яшьләрнең наркотиклар куллануына каршы тору буенча җитди сөйләшү булды. Россиянең ТР буенча ФКСН Идарәсе Алабуга районара бүлеге вәкиле Роман Крылов кодеинлы дару средстволарын сатканда ачыкланган хокук бозулар, район территориясендә урнашкан даруханәләр челтәрләренә рейд тикшерүләре үткәрү...
-
Аварияләр атнасы
28 июль-3 август аралыгында район юлларында өч авария теркәлде. Тормозы тотмаган вахта автобусының тукталышны һәм фонарь баганасын бәрдерүе турында язган идек инде. 29 июльдә химзавод проходное янында исерек килеш җиңел машина йөрткән 1975 елгы шофер идарәне югалта һәм юл кырына төшә. Авария нәтиҗәсендә автомобиль пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән больницага...
-
Ярдәм вакытында күрсәтелде
Илнәт авылына әбисенә кунакка кайткан сигез яшьлек Вадим Корнилов турында бәхетле сәгатьтә туган дип әйтеп була. Малай, һәр көндәгечә, иртәләрен дуслары белән Ерыкса елгасы буенда башлый. Кайчандыр тулы сулы елга, чыпчык тәпиен күмәрлек кенә калган булса да, балаларның яраткан урыны. Ул көнне дә малайлар авылның кемедер су җыю сәбәбе белән...
-
Балалар белән эшләүдә иң мөһиме – ихласлык
Район мәдәният йортында Павел Миронов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның темасы "Тормышта авыр хәлдә калган һәр яшүсмергә иҗтимагый тәрбияче беркетеп, "Остазлык институты"н гамәлгә кертү" булды. Бүгенге көндә бу закон бозган яшүсмерләргә уңай йогынты ясауның бер ысулы. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә 41 үсмер,...
-
Тормозы тотмаган...
Дүшәмбе көнне 20.30 сәгатьтә «Нефаз» автобусы «1000 төрле вак-төяк» кибете янында тукталышны, аннан соң фонарь баганасын бәрдерә. Якынча версия буенча, 27 ел аварияләрсез эшләгән шофер идарәне югалта, автобусның двигателе сүнеп, пневматик тормоз тотмый башлый. АТП карамагындагы автобус «КамАЗ-Металлургия» предприятиесеннән вахта алып кайта. Бәхеткә, кешеләрнең күпчелеге «Химик» ССК янында төшкән була....
-
Уңышны – югалтуларсыз
Иген уңышын җыю башланды. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе техника төзеклеге белән бер рәткә куелырга тиеш. Игеннәрне җыю, эшкәртү һәм саклау урыннарында янгын чыгу һәм башка көтелмәгән хәлләр килеп туудан бөртекле һәм тупас азык югалту кичермәсен өчен, барлык төр милек предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә янгын чыгуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруга...
-
Ачылмаган урлаулар
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең икесе ачыкланмады, алар - урлаулар. Район авылларының берсендә яшәүче ирнең кәрәзле телефонын урлаган шәхеснең кемлеге билгесез. 1958 елгы шәһәрленең гаражыннан автомобиль тәгәрмәчләре, электр инструментлары алып чыгалар. Алдыйлар... 1990 елгы ир озак вакыт мошенниклык белән шөгыльләнә. Ачыкланган өч очрак бер үк сценарий буенча...
-
Кара хыял тозагында
Суд карарын ишетү аны шок хәленә китерде: "Сигез елга ирегеннән мәхрүм ителә". Г. мондый ук кырыслык көтмәгән иде. "Такси шоферы исән-имин, акчасына, машинасына тимәдем, мин аңа бернинди зыян салмадым", "Мин риза түгел" дип кычкырды. Төрмәдә "дуслашып" киткән К. аңа "Таксичыларны талау җиңел кәсеп, эшне төнлә башкарсаң, полиция эзләп тә карамаячак,...
-
Акча, велосипед, металл савыт...
16-22 июль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең дүртесе чит милекне урлау белән бәйле һәм алар әлегә ачыкланмаган. 17 июльдә Тойма елгасы буенда 1972 елгы шәһәрленең акча, кәрәзле телефон, ачкычлар салынган барсеткасы урлана. 19 июльдә чит милекне урлау белән бәйле ике җинаять теркәлә. Бакчачылык ширкәтендә хуҗабикә металл савытыннан колак...
-
Янгыннар аямый
Ел башыннан алып Татарстанда 1752 янгында 123 кешенең гомере өзелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма тынычланырга җирлек юк, диде ТР Премьер-министры урынбасары рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында янгын куркынычсызлыгы буенча ТР Баш инспекторы Сергей Сергеев. Янгыннарның күп өлеше...
-
Юлбасарлар
9-15 июль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең өчесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Шартлы хөкем ителгән", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1104 берәмлек автотранспорт тикшерелде. "Мәк" операциясе барышында 13 июльдә шәһәр фатирларының берсендә наркотик средстволар әзерләү турында хәбәр алына. Тикшерү барышында...
-
Игътибар, диверсантлар!
2012 елның 20-27 июлендә Казанда террорчылыкка каршы өйрәнүләр узачак. Хокук тәртибен саклау органнары Татарстан башкаласына килеп, Универсиада комплексларына, транспорт объектларына (аэропорт, вокзал һ.б.), кинотеатрларга һәм башка кеше күпләп җыела торган урыннарга үтеп керергә тырышучы "диверсантлар"ны ачыкларга һәм тоткарларга тиеш. Өйрәнүләрдә катнашучы диверсантлар 20-40 яшьләрдәге ир-атлар, алар кешеләргә шәхси фатирда яшәп...
-
Балалар җинаятьчелегенә каршы торырга
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсү район активы, мәктәпләр директорлары катнашында хокук саклау органнары җитәкчеләренең киңәйтелгән Координацион киңәшмәсендә хәл итү өчен җитди сәбәп булды. Утырышны ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов президиум өстәле артына район прокуроры Айрат Галимәрдәновны, район суды рәисе Ирек Нәбиевны, Россия ЭЭМның Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы Геннадий Сушковны,...