Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ресоциальләштерү: җәза бирмәскә, холкын төзәтергә
Җинаять-башкарма системасы хөкем урыныннан азат ителгән, шулай ук ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган хөкем җәзасы алган шәхесләрне ресоциальләштерүгә кагылышлы чираттагы үзгәрешләр кичерә. Бу өлкәгә кагылышлы проблемалар турында безнең корреспондент Роза ШӘРӘФИЕВА җинаять-башкарма инспекциясе начальнигы Светлана Фазилова белән әңгәмә корды. - Светлана Гаясовна, һәр көнне безнең колониядән иреккә кешеләр чыга....
-
Үз-үзен кызгану әсирлегендә
Фатир мәсьәләсе күп гаиләләрнең арасын боза, ызгыштыра. Үз улларыннан җәфа чиккән өлкән яшьтәге ир белән хатын тарихы - моңа тагын бер дәлил. Чираттагы тапкыр иреккә чыкканнан соң, олы яшьтәге улы эшкә урнашканчы әнисенең фатирында яшәп торырга тели. Аракы эчмәскә, матди яктан ярдәм итәргә сүз бирә. Ханым риза була һәм аны...
-
Район судында телефон номерлары алмашынды
Соңгы вакытта мин район судына шалтырата алмыйм. Эш нәрсәдә икән? - дип сорый Николай Казаченков. Суд хезмәткәрләре аңлатуынча, анда хәзер телефон номерлары үзгәргән икән: Суд рәисенең кабул итү бүлмәсе (85549) 2-74-04 Канцелярия (85549) 2-74-34 Гражданлык һәм административ эшләр буенча канцелярия (85549) 2-74-08 Архив (85549) 2-74-16 Факс (85549) 2-53-44
-
Менделеевлылар телефон мошенникларыннан зыян күрде
Менделеевск районында бер тәүлектә социаль мошенниклыкның дүрт очрагы теркәлде. Дүрт менделеевлыга туганнары бәлага очравы, авария ясавы, һәм хәзер проблеманы хәл итү өчен акча таләп ителүе турында телефоннан шалтыраталар. Полиция хезмәткәре итеп үзен тәкъдим иткән икенче шалтыратучы юл-транспорт һәлакәте очрагын раслый. Ике шәһәрле жуликлар кармагына эләкми. Ә икесе, мәгълүматның дөреслеген тикшермичә,...
-
Нәтиҗәләр ясалды, өстенлекләр билгеләнде
Эчке эшләр бүлегенең актлар залында узган традицион оператив киңәшмәдә үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Роза Шәрәфиева Чарада район җитәкчесе Валерий Чершинцев, прокурор Альберт Гыйбадуллин, Россия ЭЭМ Менделеевск район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов, суд рәисе Ирек Нәбиев, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар һәм иҗтимагый совет рәисләре...
-
Мин ничек миллионнардан баш тарттым
Күптән түгел минем электрон адреска хат килде. Того республикасыннан адвокат Джимми Марк күптән түгел аның клиенты - минем фамилиядәшемнең үлүе һәм банк счётында 12 миллион доллар акча калдыруы турында хәбәр иткән. Ул минем туганым дигән фараз бар, димәк, мин - варис. Миңа алга таба хат язышуымны дәвам итәргә тәкъдим ясадылар....
-
Мошенниклар йокламый
Телефон мошенниклары ышанучан кешеләрнең акчасын алдап алуның яңа ысулларын эзлиләр. Газета укучыбыз язмасыннан билгеле булганча, алар, банк картасы турында мәгълүматларны белү өчен, "Авито"га белдерү биргән кешеләргә шалтыраталар һәм сезнең товарны сатып алырга теләүләре турында хәбәр итәләр. Башка сатып алучылар өлгермәсен өчен, алдан түләргә теләү нияте белән сезнең картаның реквизитларын сорыйлар....
-
Катгый режимлы колониягә озатылды
Менделеевск районы прокуратурасы 32 яшьлек Виктор П.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Җәйге кичтә соң гына исерек ир беренче мәктәптән ерак түгел урында полиция хезмәткәре тарафыннан тоткарлана. Хокук тәртибе сагында торучының законлы таләпләренә җавап итеп, ул агрессия күрсәтә һәм башы белән полицейскийның йөзенә һәм күкрәк читлегенә суга, уң...
-
Гастролёр-автокалалылар
Илья белән Софья Чаллы шәһәренең бер урамында туып үстеләр. Бер үк балалар бакчасына йөрделәр. Үсмерлек чорлары җилле 90 нчы елларга туры килгән яшьләр шулай ук бер ишегалды төркемендә булдылар. Төркем законнары, таләпләре аларны "көтү хайваннары" кебек итте. Бүре законы белән яшәгән көннәр артта калды, заманалар үзгәрде, тик төркемнәргә берләшеп гомер...
-
“Антипьянь” гамәлдә
Руль артында аек булмаган шофёрларны ачыклау буенча чираттагы рейд узды. "Антипьянь" акциясе кысаларында юл-патруль службасы экипажы белән берлектә шимбә рейдында ЮХИДИ бүлекчәсенең административ практика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Атна дәвамында ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ике йөздән артык очрагын теркәде, шулай ук административ штраф түләмәгән өчен (РФ...
-
Коралланган һәм документсыз
ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе хезмәткәрләре рейд вакытында Песәй авылыннан ерак түгел документларсыз, коралланган өч ир утырган ВАЗ-2109 машинасын туктаталар. Шофёр һәм пассажирларның үзләре белән кораллары бар, ләкин аны йөртүгә таныклыклары һәм шәхесләрен дәлилләүче документлары булмый. Район участковые аларны полиция бүлегенә китерә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл...
-
Мобиль телефон аферистларны “туендыра”
Кәрәзле телефон ярдәмендә социаль мошенниклыкның төрләре һәм тәкъдим ителгән хезмәтләр шактый. Мошенниклар ышанучан кешеләрнең акчасын, өстәвенә, зур суммада, алдан алуның алымнарын һәм тактикасын даими үзгәртеп торалар. Соңгы вакытта аферистлар уйнаган иң билгеле спектакльләргә тукталыйк. Шалтыраталар, ишек ачмагыз! Күптән түгел генә редакциягә аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган дулкынланган ханым керде....
-
“Спайслар” белән куркыныч уеннар
Наркоконтроль хезмәткәрләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә Татарстанга төньяк башкаладан синтетик наркотиклар китерүнең бер каналы ябылды. 32 яшьлек Менделеевск кешесе республикада тарту катнашмалары сатуны оештырган. Наркоэшкуар озак вакыт Мәскәүдә яшәгән, беренче зарарлы "спайслар"ны шунда татып караган. Туган ягына кайтып, тормышта юнәлешләре һәм максатлары булмаган балачак дусларын криминалга җәлеп иткән. Аның законсыз эшчәнлек...
-
Әнисез бала – иркәсез, атасыз бала – аркасыз
Раиса назлап үстергән кызын кияүгә чыгу белән шул кадәр үзгәрер дип уйламады. Тавышлы компанияләрдә йөреп үсмәгән кызы вакытын ире белән әле тегендә, әле монда кунакта, кафеларда уздыра башлады. Ял көннәрендә аларны өйдә тотам димә. Баштарак, ярар, яшьләр хәзер күңел ачарга ярата, тормыш шулайга көйләнде, дип үзен тынычландырырга тырышты. Ана йөрәге...
-
“Зебра” буйлап саклык белән
Республикада "җәяүлеләр юлны чыгу урыны" профилактик чарасы старт алды. Көзге-кышкы чорда транспорт һәм җәяүлеләр агымының сезонлы артуы, шулай ук уңайсыз һава шартлары нәтиҗәсендә юлны аркылы чыгу урыннарында зыян күрүчеләр саны арта. Ункөнлек юл-патруль службасы нарядларының шофёрлар тарафыннан җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән. ЮХИДИ бүлекчәсе...