Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышыннан
Район прокуратурасында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда прокурор ярдәмчесе Д.Салехов, социаль педагоглар, психологлар, табиб-нарколог Н.Әхмәдуллина һ.б.лар катнашты. Утырышка административ беркетмә төзелгән яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре чакырылды. Шул ук көнне Тихоновода балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Моңа авылда яшәүчеләрнең мәктәп укучысын спиртлы эчемлек куллануга җәлеп итүе...
-
Аек булмаган шоферлар намусында ике гомер
"Антипьянь" социаль проекты кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең исерек килеш машина белән идарә иткән шоферларны ачыклау буенча рейдлары дәвам итә. ЮХИДИнең апрель аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда җиде юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның икесе - исерек шоферлар гаебе белән. Юл һәлакәтләрендә барлыгы биш кеше үлгән, сигезе җәрәхәтләнгән. Исерек килеш машина белән идәрә...
-
Йорт-җирсез калдылар
Шимбә иртәсендә 86 нчы янгын часте пультына поселоктагы шәхси йортта янгын турында хәвефле сигнал алына. Дежур каравыллар - 86, 26, 79 нчы янгын частьлары килүенә ачык яну мәйданы 156 квадрат метр тәшкил итә. Ут белән көрәшүчеләрнең оператив эш итүләре янгынга янәшәдәге торак йортка күчәргә ирек бирми. Күзәтү эшчәнлеге инспекторы Евгений...
-
Ил сагына китә егетләр
1 апрельдән Россия Кораллы көчләренә язгы чакырылыш бара. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Унбишенче май көнне Менделеевск районыннан сигез егет хезмәт итү урыннарына җибәрелде. Шул ук сандагы икенче төркем 27 майда озатылачак. Республика хәрби комиссариатының район буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Сергей Вележев белдерүенчә, солдатлар...
-
Янау коралы – балта
12-18 май аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Нелегал" операциясе үткәрелде, халыктан 92 гариза алынды. Административ хокук бозулар буенча 23 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200 очрагы ачыкланды, исерек килеш машина...
-
“Сюрпризлы” посылка колониягә барып җитмәде
Алабуга наркополицейскийлары 10 нчы колония хезмәткәрләре белән берлектә наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән Лобовка билгеләнгән посылкада гашиш тапканнар. Егет ул агуны алу өчен хәйләкәр схема кора. Наркотикларга бәйле дуслары азык-төлек арасында оста яшерелгән наркотикны бернидән шикләнмәгән Котов белән бер камерада утыручының хатынына аның камерадашы Закиров аша тапшырсын өчен, посылка җибәрәләр....
-
Приставларда җиңел эш булмый
Суд приставларының Менделеевск районара бүлеге беренче кварталдагы эшчәнлек йомгаклары буенча җиңүче булды. Бу, һичшиксез, Вячеслав Коровин җитәкчелегендәге 20 кешедән торган шәхси составның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Узган елда бүлектә 9697 башкару документы тупланды. 2014 елның беренче кварталында - 3218. Суд карары буенча һәм башка вәкиллекле органнар тарафыннан 92,3 млн. сум акча...
-
Координацион совет утырышыннан
Район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында Координацион совет утырышы узды. Статистика юатмый ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат бирде. Ел башыннан район юлларында җиде авария булган, аларда биш кеше үлгән, сигезе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. - Статистика юатмый, - диде Тәлгат Галиәхмәтович....
-
Патриотлар документы
"Минем паспортым - мин гражданин" гомуроссия акциясе кысаларында 1, 3, 4 нче мәктәпләрдә һәм 1 нче гимназиядә чаралар циклы узды. Аларны Россия ФМСИ һәм Россия мәгариф күзәтчелеге оештырды. 1 нче гимназиядә ачык дәрестә алтынчы сыйныфлар педагоглары Лилия Ноговицина һәм Эльмира Баязитова белән "Россия нәрсәдән башлана", "Үз илеңнең гражданины булу нәрсәне...
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч”
7 нче мәктәптә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" конкурсы уздырылды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләре командалары катнашты. Бәйгенең максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, укучыларның аларны белү дәрәҗәсен тикшерү. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев конкурста катнашучыларны сәламләде һәм лаеклы җиңүләр теләде. Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерде. - Бу чара...
-
Җинаять-башкарма инспекциясенә – 95 ел
Бүген җинаять-башкарма инспекциясе оешуга 95 ел тула. РСФСРның халык комиссариаты юстициясе циркуляры нигезендә губерна һәм өлкә юстиция бүлекләре каршында 1919 елның 7 маенда оешкан мәҗбүри эшләр бюросы җинаять-башкарма инспекциясенең прообразы булды. 1999 елның 1 июленнән инспекцияләр Россия Юстиция министрлыгының җинаять-башкару системасы карамагына тапшырылды. Җинаять-башкарма инспекцияләре, холык төзәтү учреждениеләре кебек үк,...
-
“Дусларына” хыянәт итмәгән
Кайбер балалар үсмер чорны авыр кичерә. Бигрәк тә янәшәләрендә киңәш бирүче, ышанычлы кешеләре булмаса. Андый очракта иптәшләренә мөрәҗәгать итү хәлне тагын да катлауландыра. Безнең героебызны да "дуслык" төшенчәсен дөрес аңламау авыр сынау астына куя. Соңгы вакытта ишегалдында бергә уйнап үскән дуслар сүзе үтемлерәк тә, дөресрәк тә тоелды Сулимовка... Араларында холкы...
-
Билгесезлеккә юл
Казино һәм уен автоматлары заллары эшчәнлеге тыела. Тәртип сагында тору полиция вазифасына керә. Әмма алар белән көрәшү җиңел түгел: бер ноктада ябалар, икенче урында башка кешенең ноктасы барлыкка килә. Без 22 мартта рейд чаралары барышында Менделеевскида полицейскийлар тарафыннан законсыз комарлы уен эшчәнлеге очрагы ачыклануы турында хәбәр иткән идек. Элеккеге автовокзал...
-
Һәлакәт үлемгә китерде
Узган шимбәдә кичке сигез сәгатьләр тирәсендә полиция бүлегенә авария турында шалтырау килә. Язгы һава сулап, йөреп кайтырга чыккан 1968 һәм 1969 нчы елгы ханымнарны Татар Ахтиялы борылышында Лада Калина машинасы бәреп китә. Тикшерү барышында ачыкланганча, 38 яшьлек автоледи руль артына исерек килеш утырган. Авария 1968 нче елгы ханымның гомерен өзә,...
-
Әгәр кибет ячейкасыннан әйберләрне урласалар
Мин өемә якын урнашкан кибеткә ипи алырга кердем. Азык-төлек тутырган сумканы саклау камерасы ячейкасында калдырдым - сатучылар шулай таләп иттеләр. Ипи алдым, аның өчен акча түләдем, ә ячейканы ачсам, ул буш. Кибет администрациясе минем дәгъвама каршы, стенада эленгән мәгълүматка төртеп күрсәтте, анда саклау камерасында калдырган әйберләр өчен аларның җаваплы булмавы...