Игътибар үзәгендә – штрафлылар
«Игътибар, балалар!» профилактик чаралар кысаларында узган «Тоннель» операциясе вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңына башка хокук бозучылар да эләкте.
Юл-патруль службасы инспекторлары Рамис Бакиров, Валерий Седунов, участковый Василий Волков куркынычсызлык каешы һәм махсус чаралар ярдәменнән тыш кечкенә пассажирларны йөрткән шоферларны игътибарга алдылар. Инспекторлар руль артына исерек килеш утырган, штрафларын түләүдән качып...