Халык һөнәрләрен – туризмны җәелдерүгә
Татарстан Республикасында Авыл туризмы региональ ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәмәдиева, районның Яшьләр аграр берләшмәсе җитәкчесе Артём Мессеев һәм музей хезмәткәре Ольга Боднарь туризмны җәелдерү мәсьәләләрен хәл итү кысаларында берничә торак пунктта булдылар.
Иске Гришкин җирлегендә аларны “Бигәш” фольклор ансамбле каршы алды. Җирлек башлыгы Валентина Мамакова керәшен халкының тардицияләре һәм гореф-гадәтләре, киләчәккә планнары турында сөйләде.
Аннан соң кунаклар Монаш җирлегенә керүче Илнәт һәм Яңа Кокшан авылларында булдылар, җирлек башлыгы Ростислав Иосифов һәм районда мариларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Геннадий Мальгин белән очраштылар.
– Татар авылы Камайның туризмны җәелдерүдә өстенлекләре бар, – ди Руфия Рәфкатовна, – олы юлга якын урнашуы “Кунак йорты” төзү мөмкинлеге бирә, бу туристларны җәлеп итәчәк.
Җирлек башлыгы Инзилә Әһлиева тумышлары белән камайдан булган күренекле шәхесләр турында сөйләде.
Эшче төркем Яңабирденең яңартылган мәдәният йортында булды. Клуб хезмәткәрләре һәм җирлек башлыгы Евгений Никифоров удмурт ишегалды музее, аны киңәйтү планнары турында сөйләделәр.
Этник сәяхәт Тихоново җирлегендә төгәлләнде. Китапханә каршында рус ызбасы, православие архитектурасы һәйкәле Тихон Амафутинский чиркәве, чишмәләр авылның бай тарихы турында сөйли.
– Сезнең районда туризмны һөнәрчелек юнәлешендә җәелдерергә була, – дип йомгак ясады Руфия Мөхәмәдеева.
Өйрәнелгән темалар яшьләр форумында этнотуризмга багышланган мәйданчыкта хәл итү нигезен тәшкил итте һәм өлешчә “Менделеевск этносукмаклары” проектына башлангыч бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев