Аның язмышында очраклылыклар булмаган: бергә-бер көрәш төрләренә мәхәббәтне тренер-әтисе сеңдёргән, ә чемпионнар тәрбияләү теләге педагог-әнисеннән күчкән.
Бүген Алина үзе республика, бөтенроссия һәм хәтта халыкара турнирлар җиңүчеләрен үстёрә. Чын күңел тартуы өчен бернинди киртәләр дә юклыгын ул үз үрнәгендә исбатлый — хәтта Алабугадан Менделеевскка кадәрге көндәлек юл да яраткан эшенең бер өлешенә әверелгән.
Тхэквондо — гаилә эше
Алинаның зур спортка юлы беренче адымнардан ук түгел, ә 13 яшендә башлана.
— Моңа кадәр акробатика белән шөгыльләндем, ләкин күңелемдә чын очкын кабынмады. Барысын да әтием үзгәртте: ул Алабугада тхэквондо тренеры, һәм нәкъ менә ул миндә бүгенге көнгә кадәр сүнмәгән шул мәхәббәтне уята алды. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Хәзер, инде өлкән булгач, без тәҗрибә уртаклаша һәм бер-беребезгә киңәшләр бирә алабыз, — ди Алина.
Ул Алабуганың 2 нче мәктәбен тәмамлый, аннары спорт факультетына укырга керә, КФУның Алабуга институтында бакалавриат тәмамлый һәм педагогика һәм психология факультетының «физик культура һәм спорт» юнәлёше буенча магистратурада укуын дәвам итә.
Чемпионнар тәрбияләү — бу бик шәп
Уку белән беррәттән Алина күнегүләрне дә калдырмый. Гүзәл зат җитди ярышларга тиз кереп китә. Юниорлар (15–17 яшь) арасындагы беренче республика ярышлары өлкәннәр спортына трамплин була. Нәкъ шул вакытта ул үзендә җиңү генә түгел, ә осталыгын башкаларга тапшыру теләге барлыгын аңлый. Копилкасында инде күп санлы бүләкләр һәм «спорт мастеры» исеме булса да, ул, гамәлдәге спортчы юлын калдырып, тренерлыкны һәм балалар белән эшләүне сайлый.
— Күрәсең, бу минем канымдадыр. Әнием Светлана Юрьевна балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, әтием Ринат Җәүдәтович — тренер. Мин балаларга карата мәхәббәт һәм белемнәрне тапшыру атмосферасында үстем. Олы апам Сабина да үзен бу спорт төрендә сынап карады, сеңлем Аделина да тренер булды. 26 яшемдә төгәл аңладым: чемпионнар тәрбияләү — күпкә шәбрәк. Аралашу процессы, күнегүләр, хис-тойгылар — болар барысы да искиткеч энергия бирә.
— Әмма тәрбяләнүчеләр җиңгәндә хисләр ташып чыга. Горурлык хисен кичерәсең: син аларга елларыңны багышладың һәм, менә ул — нәтиҗә. Үз тырышлыгыңның җимешләрен күрү өчен һәркөн Алабугадан Менделеевскига килергә була, — дип басым ясады Алина.
Билбаулар юлы: дисциплинадан осталыкка кадәр
Тхэквондода, теләсә кайсы бергә-бер көрәш төрләрендәге кебек үк, үзенең фәлсәфәсе — билбаулар системасы бар. Ел дәвамында балалар, имтихан бирү өчен, техниканы шомарталар, сабырлыкка һәм дисциплинага өйрәнәләр. Юл ак билбаудан — база салына торган башлангыч этаптан башлана. Алга таба сары, яшел, зәңгәр, кызыл, көрән һәм, ниһаять, кара билбау килә.
Кара билбау — еллар буе омтыла торган иң югары максат. Төп билбаулар арасында сызыклар белән билгеләнүче дәрәҗәләр бар. Әгәр һәркайсын вакытында тапшырсаң, кара билбауга кадәрге юл 10-12 ел ала.
— Минем үземдә — кара билбау, өченче дан. Ләкин безнең кебек осталар өчен дә имтиханнар бетми: безне тренерлар түгел, ә Кореядан килгән судьялар тикшерә. Бу балаларныкы кебек үк җитди имтихан, — ди Алина.
Билбаулар белән беррәттән спортчылар ярышларда үсмерләр разрядыннан алып спорт мастерлыгына кандидат һәм халыкара класслы спорт мастеры исемнәренә кадәр алалар.
— Быел Елизавета Колпакова, 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында Идел буе федераль округында җиңеп, спорт мастерлыгына кандидатлар сафын тулыландыруга җитди гариза ясады. Алга таба спорт мастерлары да әзерләргә планлаштырабыз, — дип билгеләп үтте тренер.
Халыкара дәрәҗә яуланды
Алина Сәлимуллина тәрбияләнүчеләренең нәтиҗәләре озак көттермәде. Аның укучылары — Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы ярышларының күп тапкырлар җиңүчеләре, Россия беренчелеге призерлары. Ә быел алар халыкара дәрәҗәне дә буйсындырдылар. Минск шәһәрендә (Беларусь Республикасы) узган «Көчле спортчылар кубогы» халыкара турнирында безнең спортчыбыз Аида Бәдретдинова беренче урынны яулады. Бу җиңү — зур хезмәт һәм үз-үзеңә ышану нәтиҗәсе. Әлеге старт Россия җыелма командасының 2026 елгы юниорлар составы өчен контроль сынау булып тора.
Тәрбияләнүчеләрнең уңыш тарихлары
Елизавета Колпакова:
— Тхэквондога алты яшемдә әнием теләге белән килдем. Миңа шунда ук ошады: коллективка тиз ияләштем һәм бу спорт төрен яраттым. Соңгы җиңүем — 21 яшькә кадәрге (62 кг кадәр категориясендә) ВТФ тхэквондосы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә беренче урын. Башка балалар да сынатмады. Карина Кудряшова (53 кг кадәр), Язилә Гомәрова (73 кг кадәр), Артур Камашев һәм Богдан Смирнов (87 кг кадәр) бронза медальләр яуладылар. Гомуми команда исәбендә Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Бу — бик яхшы нәтиҗә. Планнарда — алга таба үсү, спорт мастеры нормативын үтәү һәм, Алинага карап, үзем дә тренер булу.
Богдан Смирнов:
— Минем тхэквондодагы юлым ел ярым элек, 15 яшемдә башланды. Сеңлем инде биш ел шөгыльләнә, мин дә үземне сынап карарга булдым. Миңа күнегүләр процессы һәм, әлбәттә, җиңү тәме ошый.
Карина Кудряшова:
— Мин тхэквондода инде тугыз ел. Барысы да очраклы килеп чыкты: әти белән бассейнга барырга теләгән идек, ләкин тхэквондо формасы кигән кызны күрдек. Номерларын алдык, килеп карадык — һәм мине бу дөнья үзенә җәлеп итте. Минем горурлыгым — Татарстан Республикасының биш алтын медале, ПФО чемпионаты призёры исеме. Россия җыелма командасы резервында идём. Тренер белән безнең арада тулы аңлашу: мин аңа шәхси серләремне дә сөйли алам, ул һәрвакыт ярдәм итәчәк.
Тхэквондо — универсаль спорт
Бу спорт төре малайлар өчен дә, кызлар өчен дә бердәй яхшы. Биредә «аяк белән селтәнү» генә җитми. Бу — катлаулы симбиоз: башны эшләтергә, тактиканы техника белән бәйләргә кирәк. Дисциплина, сабырлык һәм уйлый белү — менә нәрсә спортчыны җиңүче итә.
— Минем өчен тхэквондо — ул тормыш. Ансыз яшәүнең мәгънәсе юк. Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Бу эш түгел, бу — каныма шулкадәр сеңгән мавыгу, ансыз сулыш алу мөмкин түгел. Яраткан эшеңә барганда чын рәхәтлек аласың. Сезгә, кадерле балалар, көчле, кыю, игелекле булып үсүегезне һәм спортны яратуыгызны телим. Тхэквондо белән шөгыльләнү характерыгызны чыныктырсын, ә күнегүләрдән соңгы елмаюларыгыз һәрвакыт медальләрдән дә яктырак булсын, — дип йомгаклады сүзен тренер.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Алина Сәлимуллина «Физик культураның иң яхшы хезмәткәре» дип танылды һәм истәлекле сыным, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алинаны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар, какшамас энергия, һәрвакыт югарыда булуын һәм тик алга гына баруын телибез!
Нет комментариев