Менделеевлылар Универсиада утын каршылады
Узган атнада районның тарихи елъязмасына тагын бер мөһим вакыйга өстәлде.
23 июньдә менделеевлылар республика өчен зур горурлык хисе белән, Песәй җирлегендә Әгерҗе белән чиктәш булган Рус. Сарсазы авылы янында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары утын каршылады. Күләмле спорт бәйрәмендә катнашу хисен тулы көчкә тойды. Европа, Россия һәм Татарстан чемпионатлары призерлары,...