Сәламәтлек көне уку елына старт бирде
3 нче мәктәптә укытучылар иҗат төркеме һәм өлкән сыйныф укучылары оештыруында традицион Сәламәтлек көне узды.
Ул дәртле флэшмоб, алып баручылар мөрәҗәгате белән башланды. 5-8 сыйныфлар арасында пионербол, мини-футбол, баскетбол буенча команда ярышлары узды. Балалар эстафетада, 30 һәм 60 метр йөгерүдә, идәннән этелүдә, урыннан һәм сикергечтә сикерүдә шәхси уңышларын күрсәттеләр. Башлангыч...