Адашкан язмыш
Әти-әнине сайлап алмыйлар. С. тату гаиләдә бәхетле яшәгән балалардан көнләшеп үсте.
Бик иртә әбисе карамагына тапшырылган малайның хәтерендә әти-әниләренең исерек компанияләр белән күңел ачулары гына калды. Шуңа күрә дә тормышының иң кадерле минутлары әбисе белән бәйле. Йомшак телле, киң күңелле җан иясе якыннары тарафыннан кыерсытылган сабыйга бар йөрәк җылысын бирде....