Халыкара фестивальдән – җиңү белән
Балалар иҗаты үзәгенең "Триумф" театр коллективы шәкертләре һәм педагог Гөлназ Стрелкова Белоруссиядә узган "Славян очрашулары" исемле музыкаль-сәнгать иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсында катнаштылар.
Конкурсантларның юлы Мәскәү аша үтте. Балалар Третьяков галереясы, Кызыл Мәйдан, Воробьев таулары, Арбат, Останкино, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә булдылар. Белоруссиянең башкаласына килеп җитеп, менделеевлылар өч йолдызлы отельгә урнаштылар. Фестиваль...