Аллея ачы дөреслектән зар елый
Ял көннәрендә Геройлар һәм Химиклар аллеяларында "искиткеч" картинаны күзәтергә була иде: пычрак эскәмияләр янәшәсендә аунап ятучы буш шешәләр, пыяла ватыклары, көнбагыш кабыклары, урналарга барып җитмәгән чүп-чар.
Бу "гадәти булмаган матурлыкны" эскәмияләрдә алкоголь чөмерүче кешеләр тулыландыра. Аларга фонарьлары ватык кыйгайган баганаларга манзара ачыла. Тәэсирләндерә, шулай бит?! Аллеяларда мондый хәлне көн саен...