Авария сәбәпчеләре – даими тәртип бозучылар
Эчке эшләр бүлеге бинасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов катнашында киңәшмә булды.
Утырыш юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен оештыруга багышланды. Соңгы вакытта республикада һәлакәтләр саны арта, юлларда күпләгән кешеләр үлә һәм җәрәхәтләр ала. Шунлыктан ЮХИДИ идарәсе начальнигы Р.Миңнеханов районнарга чыга һәм коллективлар белән киңәшмә барышында һәр җирлектә аварияләр...