Авылның киләчәге өметле
Авылда күп кенә яшь гаиләләр махсус программа нигезендә яшәеш шартларын яхшырта.
Песәйдә дә йорт төзергә теләүчеләр аз түгел. Авылның Дала тыкрыгында йортлар гөмбәләр кебек үсә. "Мөхәммәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор буларак тырыш хезмәт күрсәтүче Ринат Шириевның йорты тыкрыкта алтынчы.
Актаныш районында ишле гаиләдә туып үскән Ринатның тамырлары ныклап җиргә береккән. Әти-әнисе...