Яшьтәшләрем, мөмкинлекләр безнең кулда!
Быелгы җәй минем күңелемдә озак сакланыр.
Мин беренче тапкыр диңгездә ял иттем. Ә аның алсәбәбе мондый: пионериянең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган "Яңа эра пионерлары" дигән бәйгедә катнашкан идем. Район буенча - беренче, республика күләмендә икенче урын алып, "Мирас" лагеры сменасына юллама белән бүләкләндем. Бу уңайдан укытучыма - мәктәпнең балалар оешмасы...