Имин булсын дөньялар
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингтан соң Ленин скверы янында балаларның бәйрәм концерты һәм ветераннар балы булды.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм башка җыр-бию ансамбльләре, солистлар сугыш чоры, тынычлык, бәхетле балачак темаларына багышлап чыгыш ясадылар. Мисал өчен, Владислав...