Балык тоту – үзенә күрә бер сәнгать
Вәсилә Мортазина
Якшәмбе көнне Ижевка авылы янында боз астында балык тоту буенча фестиваль булды. Мондый ярышлар уздыру Менделеевск районы өчен изге традициягә әйләнде. Кама елгасы бозында бу чара дүртенче тапкыр үткәрелә.
Мартның соңгы көннәрендә, һава торышы бик уңай булмаса да, селкенмә алдавыч һәм батыргычлы кармак (мормышка) белән балык тоту буенча...