Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Хөрмәтле мөселман райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Дини традицияләр - җәмгыятьнең әхлакый нигезен тәшкил итүче асыл кыйммәтләр. Мөэмин-мөселманнарның яхшы ниятләре һәм изге теләкләре милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгытуга, хезмәттәшлекне үстерүгә хезмәт итәр дип ихластан ышанам.
Шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә иминлек, сәламәтлек, муллык һәм бәхет телим.
Игорь...