Ә сез сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләнә. Бу уңайдан без менделеевлыларның сәламәтлекләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларын сорашып белдек.
Роза Ивановна Пенкина, Карпов исемендәге химия заводы ветераны:
- Сәламәтлегемә җитди карыйм. Соңгы ун ел дәвамында иртән гимнастика ясыйм, диета тотам, массаж алам. Больницага даими йөрим, анализлар тапшырам, белгечләрдән консультация алам, табибларның һәрвакыт яхшы...